Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Православие динендәгеләр Качмануны билгеләделәр

Бу көнне иң кыюлар «Ушков утраулары» паркындагы бәкедә суга чумып чыктылар. Качмануда, традиция буенча, дингә ышанучылар гыйбадәтханәләрдә тантаналы службадан соң махсус купельдә суга чумып алалар. Шундый урын «Ушков утраулары» паркында җиһазландырылды, аны Тихоново чиркәве рухание Виктор атакай изгеләндерде.

Һава торышы да үз төзәтмәләрен кертте. Качману суыклары булмады, ләкин бозлы суга керүчеләр аз түгел иде. Менделеевлыларга уңайлы булсынга, өс киемен алыштыру өчен парк территориясендә җылы палаткалар булдырылды. Һәркем хуш исле татлы ризык белән җылы чәйдән авыз итә алды. Район халкы шулай ук Тын Таудагы, Сәйтәк, Иске Гришкин һәм Монаш авылларындагы бәкеләрдә су керделәр.
Изге бәйрәм Качману белән район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән менделеевлыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады. Ул һәркемгә, һәр йортка иминлек, тынычлык, изгелек һәм сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев