Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент Р.Н. Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

25 июньнән 1 июльгә кадәр без тарихи вакыйгада – Россия Федерациясе Конституциясенә кертелүче төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашабыз, диелә мөрәҗәгатьтә.

Хөрмәтле татарстанлылар! 25 июньнән 1 июльгә кадәр без тарихи вакыйгада – Россия Федерациясе Конституциясенә кертелүче төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашабыз, диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республиканың әйдәүче сәяси һәм иҗтимагый көчләре Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплады, чөнки бу Россиянең куәтен ныгыту һәм туган республикабызның үсеш-алгарышы өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Татарстанда федераль үзәкнең һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинның ярдәме белән киң колачлы программалар тормышка ашырыла. Республика – бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы төбәк.
Конституциягә төзәтмәләр кертү – ул ирешкән уңышларыбызны ныгыту һәм киләчәк үсеш өчен тотрыклы нигез булдыруга омтылыш. Шуңа күрә татарстанлыларның төзәтмәләрне хуплау буенча бердәм тавыш бирүе мөһим.

Коронавирус йогышлы авыруы таралган шартларда әлеге төзәтмәләр тагын да зуррак роль уйный. Бүгенге көндә сыйфатлы медицина ярдәменең һәрбер кеше өчен һәм тулаем илебез куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әһәмияте бәхәссез.

Конституция – ул без, моны һәркем аңларга тиеш! Әлеге законда – безнең яшәешебез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз тормышы, балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге. Аның буенча безгә яшәргә – төзәтмәләрне дә без кертергә тиеш.

Кадерле дуслар! Атна дәвамында үзегезгә уңайлы рәвештә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүне оештыруда барлык куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары да күрелде. Ул контактсыз узачак, бөтен катнашучылар да шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанлыларның зур күпчелеге актив гражданлык позициясе күрсәтер һәм гомумроссия тавыш бирүе барышында төзәтмәләрне хуплар дип ышанам. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X