Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президенттан котлау белән

Пәнҗешәмбе көнне Монай авылы читендәге кечкенә йорт игътибар үзәгендә булды, аның хуҗабикәсе бу көннәрдә күркәм юбилеен - 90 яшен билгеләде. Мария Захаровна Черемныхны зур тормыш вакыйгасы белән котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе вәкиле Фрүзә Хаҗиева, җирлек башлыгы Нурия...

Пәнҗешәмбе көнне Монай авылы читендәге кечкенә йорт игътибар үзәгендә булды, аның хуҗабикәсе бу көннәрдә күркәм юбилеен - 90 яшен билгеләде.
Мария Захаровна Черемныхны зур тормыш вакыйгасы белән котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе вәкиле Фрүзә Хаҗиева, җирлек башлыгы Нурия Сапаева килделәр.
Хезмәт ветеранын, тыл хезмәтчәнен юбилее белән тәбрикләп, Рөстәм Зиннурович район җитәкчесе Игорь Привалов исеменнән котлау адресы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Юбиляр өчен Владимир Путинның котлавы көтелмәгән хәл булды. Аның Мария әби адресына юллаган открыткасында мондый юллар бар: "Без Бөек Ватан сугышы авырлыкларын һәм сынауларын намуслы үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезнең һәрберегез гомуми җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу тиңдәшсез батырлыклар гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизмның, әхлаклылыкның, эшкә тугрылыкның югары үрнәге булып хезмәт итәчәк".
- Мин Владимир Владимировичны хөрмәт итәм. Яңалыкларны кызыксынып тыңлыйм. Ул ил өчен күп нәрсәләр эшли. Ветераннарга җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәт, - ди дулкынланып Мария Черемных.
Үзе турында сөйләгәндә хуҗабикә җыелганнарны яхшы хәтере, аек акылы белән шаккаттырды.
- Бөтен тормышым эштә үтте. Кечкенәдән әнигә хуҗалык алып барырга булыштым. Гаиләбез зур иде - сигез ир һәм кыз туган. Өйрәнү үткәннән соң, 18 яшемдә тракторга утырдым. Кече ватаным - Полянка авылы колхозында фермада эшләдем, кияүгә чыкканнан соң - Гари авылы колхозында, аннан соң Монайда.
Буем кечкенә иде, ә тракторда эшләве авыр. Сыер савучы булып урнашырга туры килде, аннан соң - бозау караучы, - дип бүлешә язмабыз герое.
Мария Черемныхның гомуми эш стажы 44 ел.
- Озак яшәвегезнең сере нәрсәдә? - дип кызыксынабыз без.
- Хезмәт сөюдә һәм яхшы кәефтә, - дип көлә.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мария Захаровна төшенкелеккә бирелми, көр күңелле булып кала. Янәшәсендә улы, юл аркылы сеңлесе Евдокия яши.
Без юбилярга якты көннәр һәм ныклы сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Президенттан котлау белђн