Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Проблема үзәгендә – наркотикларның законсыз әйләнеше

Дүшәмбе көнне муниципалитетның актлар залында район җитәкчесе Валерий Чершинцев рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Россия Наркоконтроль федераль службасы ТР буенча идарәсе Алабуга районара бүлеге начальнигы Айдар Мөхәмәтҗанов бүлекнең оператив-вазифаи эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Россия ЭЭМның район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов "Мәк" профилактик операциясен үткәрү турында сөйләде. Утырышка...

Дүшәмбе көнне муниципалитетның актлар залында район җитәкчесе Валерий Чершинцев рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Россия Наркоконтроль федераль службасы ТР буенча идарәсе Алабуга районара бүлеге начальнигы Айдар Мөхәмәтҗанов бүлекнең оператив-вазифаи эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Россия ЭЭМның район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов "Мәк" профилактик операциясен үткәрү турында сөйләде. Утырышка йомгак ясап, Валерий Сергеевич службаларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне барларга, наркоманияне профилактикалау буенча эшне көчәйтергә өндәде, барлык төр милек предприятиеләр җитәкчеләрен наркотикларга каршы эшчәнлектә актив катнашырга, бу өлкәдә җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклау органнарына йогынты күрсәтергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары наркотикларга каршы корэш комиссиясе утырышы