Проблемалар чишүне таләп итә
"Юность" район мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә, Балалар иҗаты үзәгендә район җитәкчесе Игорь Приваловның йортлар комитетлары рәисләре, халык белән очрашуы булды. Җыелганнар соравы буенча көн тәртибенә гомумйорт ихтыяҗлары өчен кулланылган су өчен түләү мәсьәләсе куелды. Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Е.Һадиева бу турыда мәгълүмат бирде: - Мондый төр түләүдән котылу өчен...
"Юность" район мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә, Балалар иҗаты үзәгендә район җитәкчесе Игорь Приваловның йортлар комитетлары рәисләре, халык белән очрашуы булды.
Җыелганнар соравы буенча көн тәртибенә гомумйорт ихтыяҗлары өчен кулланылган су өчен түләү мәсьәләсе куелды.
Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Е.Һадиева бу турыда мәгълүмат бирде:
- Мондый төр түләүдән котылу өчен файдаланган суны исәпләү приборлары күрсәткечен Бердәм исәпләү үзәгенә вакытында бирергә кирәк. Һәр фатирда суны исәпләү приборлары булырга тиеш. Куллану вакыты чыккан прибордан файдалану яки аңа магнит кую, фатирларда яшәүчеләрнең санын дөрес бирмәү - бөтенесе су өчен түләүне арттыруга китерә.
Шәһәрлеләрне яңа оешкан идарәче компания белән килешү төзелмәве борчый. Очрашуда файдаланган электр энергиясе өчен түләүләрне исәпләү, фатирлардагы җылылык дәрәҗәсе, котельныйлар эшчәнлеге, җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, капиталь ремонт сыйфаты белән ризасызлык, шәһәрне төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын җиһазландыру, контейнер мәйданчыклары торышы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Очрашуларда йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, подваллар торышы, салкын су сыйфаты, кайнар суның температура режимы, йорт җөйләрен ямау, территорияләрне төзекләндерү, подъездларны җыештыру, юлларны ремонтлау һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
И.Привалов, әйтелгәннәрне йомгаклап;
- Йортта яшәүче һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш. Әгәр күршеләр бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булсалар, гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган суга түләү буенча проблема бетәчәк.
Җыелганнарны кызыксындырган сорауларга аңлатмалар бирелде. Район җитәкчесе аерым мәсьәләләр үтәлешен үз контроленә алды. Мондый җыелышларны кустларга бүлеп ай саен үткәрү тәкъдиме кертелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.5800
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.5300
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.6900
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.7600
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.5700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.7900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.8500
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.7300
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр5700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика