Профессионалларга таянып
Ремонт-механика цехы начальнигы Айрат Миңнегалиевның хезмәт биографиясенең 25 елдан артыгы "Менделеевсказот" белән бәйле. - Мин заводка 1988 елда котельный-механика участогы начальнигы булып килдем, - дип сөйли ул. - Бу вакытта көйләү-эшләтеп җибәрү эшләре бара иде һәм без көйләүчеләргә булыштык. Ике елдан А.Миңнегалиевны ремонт-механика цехы начальнигы урынбасары итеп билгелиләр, 1992 елдан...
Ремонт-механика цехы начальнигы Айрат Миңнегалиевның хезмәт биографиясенең 25 елдан артыгы "Менделеевсказот" белән бәйле.
- Мин заводка 1988 елда котельный-механика участогы начальнигы булып килдем, - дип сөйли ул. - Бу вакытта көйләү-эшләтеп җибәрү эшләре бара иде һәм без көйләүчеләргә булыштык.
Ике елдан А.Миңнегалиевны ремонт-механика цехы начальнигы урынбасары итеп билгелиләр, 1992 елдан ул цехны җитәкли. Айрат Рәфисович коллектив белән бергә кризис чорын кичерә, ләкин предприятиене ташлап китү уе башына да керми.
- Мин бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә күнекмәгән, - ди ул һәм беренче елдан ук бергә эшләгән кешеләр турында җылы хисләр белән сөйли. Алар - авыр вакытта ярдәмгә килгән, көннең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгудан баш тартмаган алтынчы разрядлы слесарь-ремонтчылар Венер Фәрхетдинов, Владимир Ильин, Николай Зотов.
Ремонт-механика цехы - җитештерү процессында алыштыргысыз үзенчәлекле звено. Планлы, агымдагы һәм цехлар заявкасы буенча ашыгыч эштән тыш, кайвакыт авария режимында эшләргә туры килә.
- Завод тәүлек буена эшли, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, процесс кабаттан дәвам итсен өчен, без бар тырышлыкны куябыз, - дип сөйли А.Миңнегалиев. - Моның өчен 12-20 сәгать, кайвакыт ике тәүлек эшләргә туры килә.
Айрат Рәфисович җитәкчелегендә 35 кеше, нигездә тәҗрибәле һәм зирәк кадрлар. Алар кулы белән стандарт булмаган җиһазлар, җитештерү процессында кулланылучы күп кенә вак детальләр эшләнә.
Айрат Миңнегалиев коллегаларының һөнәри осталыгын, аларның уртак эшкә бирелгәнлеген, үзара аңлашып эшләүне уңышлы эшчәнлекнең нигезе дип саный. Җаваплы вазифа үтәүчегә ышанычлы тыл кирәк. Хатыны Елена Анатольевна тормыш иптәшенә дистә еллар ныклы терәк, ике кызы һәм оныклары яшәү һәм эшләүгә шатлык һәм илһам өсти.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.3200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.3700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.4000
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.4600
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр3500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика