Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Профилактика максатында

    Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә җинаять-башкарма инспекциясендә учётта торучы 20 шартлы хөкем ителүче өчен профилактик очрашу оештырылды. Инспекция начальнигы Ирина Шакирова коллективның узган елгы эшчәнлегенә тукталды. Җыелганнар алдында чыгыш ясаган полиция подполковнигы Геннадий Евдокимов исерек килеш кылынган җинаятьләргә тукталды. Үзәк хастаханәнең табиб-наркологы Нурия Әхмәдуллина белдерүенчә, кабат закон бозучылар арасында нәкъ менә...

    Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә җинаять-башкарма инспекциясендә учётта торучы 20 шартлы хөкем ителүче өчен профилактик очрашу оештырылды.
    Инспекция начальнигы Ирина Шакирова коллективның узган елгы эшчәнлегенә тукталды. Җыелганнар алдында чыгыш ясаган полиция подполковнигы Геннадий Евдокимов исерек килеш кылынган җинаятьләргә тукталды. Үзәк хастаханәнең табиб-наркологы Нурия Әхмәдуллина белдерүенчә, кабат закон бозучылар арасында нәкъ менә хәмер белән дус булучылар күзәтелә. Прокурор ярдәмчесе Алмаз Сәйфетдинов очрашуга йомгак ясады һәм службаларны профилактик гамәлләрне активлаштырырга өндәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: