Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Промышленность

Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча төялгән промышленность продукциясе 2,7 млрд. сум тәшкил итте, алдагы ел белән чагыштырганда - 16,3%. Бу сумманың 91 проценты ике промышленность предприятиесенә: "Менделеевсказот" ҖЧҖ (68%) һәм "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ (23%) исәбенә туры килә. Куллану базары Товар әйләнеше күләме гамәлдәге бәяләрдә 830,3 миллион сумлык...

Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча төялгән промышленность продукциясе 2,7 млрд. сум тәшкил итте, алдагы ел белән чагыштырганда - 16,3%.
Бу сумманың 91 проценты ике промышленность предприятиесенә: "Менделеевсказот" ҖЧҖ (68%) һәм "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ (23%) исәбенә туры килә.
Куллану базары
Товар әйләнеше күләме гамәлдәге бәяләрдә 830,3 миллион сумлык булды, алдагы ел белән чагыштырма 105,8 процент.
Барлык каналлар буенча ваклап сатудагы товар әйләнеше күләме 788,8 миллион сум, ягъни узган ел белән чагыштырганда 106%. "Камилла" сәүдә йорты (яңа сату объекты ачылу хисабына) - 31,8 процентка, "Дионис" ҖЧҖ 26,1 процентка күрсәткечләрен арттыруга ирештеләр.
Төзелеш
Ел башыннан барлык финанслау чыганакларын исәпкә алып төзелеш-монтажлау эшләре күләме 126,6 миллион сум (гамәлдәге бәяләрдә), ягъни алдагы елның 168 проценты кадәр булды.
Шул исәптә "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ - 53,1 млн. сум (алдагы ел белән чагыштырма 225%), "Мастер" ҖЧҖ - 25,3 миллион сум (үсеш 2,2 тапкыр), "Спецстрой" ҖЧҖ - 37,1 млн. сум (120,4%) үзләштерде. Агымдагы елда предприятие төзелә торган "Аммоний" ААҖ территориясендә төзелеш-монтажлау эшләре алып бара (юллар һәм су белән тәэмин итү челтәре төзелеше), "Резидә" ҖЧҖ - 11,1 млн. сум (алдагы ел белән чагыштырма 116,6%).
Торакны куллануга тапшыру
Районда 2012 елның сигез аенда барлыгы 20446 м2 торак йорт куллануга тапшырылды, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 3,7 тапкырга артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Промышленность

2
X