Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Процесс бара, ләкин нәтиҗә кирәк

    Район башлыгы Игорь Привалов муниципалитет службалары, идарәче компания, Бердәм исәп-хисап үзәге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды. - Бүген халыкның коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычы 50 миллион сум чамасы тәшкил итә, - диде Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Елена Һадиева. - Бу акчаларны торак...

    Район башлыгы Игорь Привалов муниципалитет службалары, идарәче компания, Бердәм исәп-хисап үзәге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
    - Бүген халыкның коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычы 50 миллион сум чамасы тәшкил итә, - диде Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Елена Һадиева. - Бу акчаларны торак фондны ремонтлауга, тиешле материаллар һәм техника алуга тотарга булыр иде. Ләкин алар намуссыз шәһәрлеләрнең кулында кала.
    «Татгазэнерго» кискен чаралар кулланырга мәҗбүр: шәһәрдә кайнар су бирү туктатылды. Халыкның ТКХ хезмәтләре өчен бурычы - коммуналчыларның күптәнге баш авыртуы. Пеня һәм штрафлар белән янау һәрвакытта да көткән нәтиҗә бирми. Шуңа күрә дә хезмәт күрсәтүче предприятиеләр проблеманың стандарт булмаган алымнарын эзлиләр. Бурычлылар белән эшләүгә суд приставлары җәлеп ителгән, җирле телевидение журналистлары катнашында түләмәүчеләрнең фатирлары тикшерелә, суд приставы-башкаручысының бурычлының Россия Федерациясе чикләренә чыгуын чикләү турында карар кабул итәргә хокукы бар. Муниципалитетның тиешле службалары һәм идарәче компанияләр вәкилләре шәхси һәм гомумйорт исәпләү приборларын тикшерәләр. Бурычлыларга дәгъвалар юллау, бурычны суд аша түләттерү, фатирларыннан уңайсызлыклары азрак булган торак биналарга күчерү гамәлдә.
    - Процесс бара, ләкин безгә нәтиҗә кирәк, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич. - Ике ай дәвамында гомуми сумманың 60-70 процентын җыю зарур.
    Район башлыгы рәислегендә комиссия төзелде.
    - Бу мәсьәлә буенча эшнең системалы һәм көндәлек алып барылуы шарт, - дип йомгаклады Игорь Привалов. - Алда ягулык сезоны, район җылысыз һәм газсыз калырга тиеш түгел. Бер атнадан җыелабыз, мин, барлык тәкъдимнәрне тыңлап, җентекле анализлаячакмын.
    ЮХИДИ бүлекчәсенә суд приставлары белән берлектә автотанспортны тикшергәндә бурычлыларга игътибар итү тәкъдиме әйтелде, ә идарәче компания һәм Бердәм исәп-хисап үзәге белгечләренә, вариант буларак - проблемалы фатирларга махсус квитанцияләр белән барырга, намуссыз шәһәрлеләрне ТКХ хезмәтләренә өйләрендә түләргә өндәргә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: