Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан аена яңалыклар кертелә

Агымдагы елда Татарстанда Рамазан мәчетләрдә ифтарсыз һәм тәравих намазсыз узачак.

Мондый карарга Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте әһелләре килде. Әлеге мәгълүмат мөфтият сайтында урнаштырылган.

«ТР мәчетләрендә тәравих-намазлар укылмачак. Тәравих-намаз уку буенча карар 23 майга кадәр гамәлдә санала яисә икенче карар кабул ителгәнчегә кадәр», – диелә әлеге хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае агымдагы елда 24 апрельдә башлана, беренче тәравих-намазны мөселманнар 23 апрельдә укыйлар. Ураза 23 майга кадәр дәвам итә. 24 май – Ураза-бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X