Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Расписаниесез һәм түбәсез павильоннар

    Тукталышларда автобус расписаниеләре реаль рейсларга туры килми. Нәтиҗәдә 30-40ар минут көтәбез. Менделеевлыларның күбесе, маршрутканы көтеп ала алмыйча, җәяү китәләр, шуңа да автобуслар ярымбуш йөри. Кайбер урыннарда тукталыш павильоннары начар беркетелгән. 1 нче гимназия каршындагысының түбәсе юк. Кешеләр, шул исәптән укучылар да, яңгыр астында торырга мәҗбүр. Химиклар урамында элеккеге "Руслан" кибете...

    Тукталышларда автобус расписаниеләре реаль рейсларга туры килми. Нәтиҗәдә 30-40ар минут көтәбез.
    Менделеевлыларның күбесе, маршрутканы көтеп ала алмыйча, җәяү китәләр, шуңа да автобуслар ярымбуш йөри. Кайбер урыннарда тукталыш павильоннары начар беркетелгән. 1 нче гимназия каршындагысының түбәсе юк. Кешеләр, шул исәптән укучылар да, яңгыр астында торырга мәҗбүр.
    Химиклар урамында элеккеге "Руслан" кибете янында аварияләр еш була, чөнки җәяүлеләр аркылы чыгу урыны каралмаган. Анда машиналар зур тизлектә йөри. Нигә "ятып торучы полицейский" җиһазланмаган? Ә урам юл кырына куелган машиналар белән тулган?
    Ирина Кораблёва
    Редакциядән: Без газета укучының хатын АТПгә һәм ЮХИДИ бүлегенә юлладык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: