Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район архивына яңа бина булачак

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова район архивы бинасының ремонт эшләре барышы белән танышты.

Менделеевск районы архивы Исәп-хисап үзәгенең элеккеге бинасында урын алачак. Хәзерге вакытта биредә муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы буенча ремонт ясала. Әлеге эшләргә 8 миллион 950 мең сум бирелә.

Республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ, төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Артур Захарян ремонт эшләре барышын бәяләделәр. Эшчеләр түшәм урнаштыралар, идән плиткәләрен җәяләр, диварларны бизиләр, санузелларны һәм фасадны ремонтлыйлар. Бу бинада муниципаль һәм ведомствоара архив булачак, уку залын булдыру күздә тотыла, шулай ук гражданнарны кабул итүләр оештырылачак.

— Хәзер иң мөһиме — ремонтны сыйфатлы башкару. Архивта чиста, якты һәм уңайлы булырга тиеш, — дип белдерде Гөлнара Зәкәриевна. Гөлнара Габдрахманова архивта алып барылган эшләрне бәяләде һәм җаваплы затларга йөкләмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев