Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Район Советының чираттагы 33 нче утырышында башкарма комитет җитәкчесен билгеләү төп мәсьәлә булды. Лариса Кривилёва Рәис Сәхапов фотосы Дүшәмбе көнне Игорь Привалов рәислегендә ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Роман Исланов катнашында вәкиллекле форум булды. - Район башкарма комитеты җитәкчесе бу вазифага конкурс нәтиҗәсе буенча билгеләнә....

Район Советының чираттагы 33 нче утырышында башкарма комитет җитәкчесен билгеләү төп мәсьәлә булды.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы
Дүшәмбе көнне Игорь Привалов рәислегендә ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Роман Исланов катнашында вәкиллекле форум булды.
- Район башкарма комитеты җитәкчесе бу вазифага конкурс нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Район Уставының 47 нче маддәсе нигезендә конкурс шартлары турында хәбәр "Менделеевские новости" газетасында 2013 елның 28 августында басылып чыкты. 24 сентябрьдә булган конкурс комиссиясе утырышында депутатларга ике кандидатура тәкъдим ителде, - дип мәгълүмат бирде Игорь Анатольевич.
Равил Фәритович Хисаметдинов - район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүче, югары белемле, "юриспруденция" белгечлеге буенча Мәскәү юридик институтын тәмамлаган, муниципаль хезмәттә эш стажы 10 ел, җитәкче вазифаларда тугыз ел эшләгән.
Әзһәр Мөнәвирович Каюмов - "Комфорт Успех+" ҖЧҖ директоры, югары белемле, "Түбән температуралы физика һәм техника" белгечлеге буенча Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлаган, торак-коммуналь хуҗалык һәм торак пунктларны төзекләндерү өлкәсендә җитәкче вазифаларда эш тәҗрибәсе тугыз ел.
Эшчәнлек программасы белән таныштыру өчен һәр кандидатка сүз бирелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Хисаметдинов болай дип билгеләп үтте:
- Минем программам Менделеевск Татарстан Республикасында икътисадый уңышлы һәм перспективалы район булсын, һәр кеше аның үсеш перспективасын күрсен, аңласын, тойсын һәм киләчәккә ышаныч булсынга юнәлдерелгән.
Кече һәм урта бизнес өчен инвестицияләр җәлеп итү хисабына район бюджетына керемнәрне сизелерлек арттыруны икътисадый сәясәтнең төп бурычы итеп куям. Алар заман икътисадының нигезе булып исәпләнә һәм халык мәшгульлеген тәэмин итә. Моны инвестицияләр җәлеп итү, федераль һәм региональ программаларда катнашу, грантларны тормышка ашыру юлы белән эшләргә була.
Башкарма комитет эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре - промышленностьны, кече һәм урта бизнес предприятиеләрен, авыл хуҗалыгын күтәрү, район өчен традицион булган мәгариф, сәламәтлек

саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны тотрыклы эшләтү.
Без уртак тырышлык белән тормышны яхшырта һәм районны җәлеп итәрлек итеп үзгәртә алабыз. Игорь Привалов җитәкчелегендә башланган перспектив проектлар билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруга ышаныч тудыра.
Аннан депутатлар Әзһәр Каюмов чыгышын тыңладылар, ул муниципаль служба һәм җитәкчелек эшендә зур тәҗрибәсе булган Равил Фәритович файдасына үз кандидатурасын кире какты.
Мәсьәлә тавыш бирүгә куелды, депутатлар Равил Хисаметдиновны бертавыштан хупладылар, аны Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләделәр.
Игорь Привалов район башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләнүе белән җылы котлады һәм депутатлар исеменнән яңа эшендә уңышлар теләде.
Икенче мәсьәлә буенча - 2011 елның 31 гыйнварыннан район Советы карары белән расланган "2011-2020 елларда Менделеевск муниципаль районының коммуналь инфраструктурасы системасын комплекслы үстерү Программасына үзгәрешләр кертү турында" район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Йосыпов чыгыш ясады.
Кулланучыларны сыйфатлы җылылык энергиясе, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өлкәсендә ышанычлылыкны арттыру, челтәргә профилактик ремонт вакытын кыскарту, шулай ук җылылык энергиясенә тарифлар үсешен тоткарлау максатында район Советы карар чыгарды.
Карар муниципалитетның www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында урнаштырылды.
Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары тәкъдиме буенча һәм РФ Бюджет кодексы маддәләре, район Уставы нигезендә депутатлар башкарма комитетның резерв фонды турында Положениене расладылар һәм "2013 елга һәм планлы 2014 һәм 2015 елларга Менделеевск муниципалитеты бюджеты турында" район Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне бертавыштан хупладылар.
Муниципалитетның www. mendeleevsk.tatar.ru рәсми сайтында "норматив документлар" бүлегендә бастырылды.
"Менделеевск районы территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында"гы мәсьәләне район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы вазифаларын үтәүче Елена Царёва тикшерүгә куйды.
Төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү, чисталык һәм санитария торышын үтәү, шулай ук Менделеевск районы территориясен тәртиптә тоту мәсьәләләренең бердәм тәртибен билгеләү максатында Совет карар кылды.
Муниципалитетның www. mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла.


7 нче Камай сайлау округы буенча депутат Р.Кәлимуллинның вәкаләтләрен туктатуы сәбәпле һәм шәхси гаризасы нигезендә 6 нчы округ буенча яңа сайланган депутат Н.Әхмәтов район Советы карары буенча социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча даими комитет составына кертелде.
Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова үтенече буенча депутатлар районның контроль-исәпләү палатасы, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк", "Менделеевск-Сервис" МУП предприятиеләренә биналарыннан бушлай файдалануга рөхсәт бирделәр.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерүне төгәлләгәч, депутатлар гимн яңгыравында үз эшләрен тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Менделеевск районы Хисамутдинов