Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы капиталь ремонт объектларын карады

Валерий Чершинцев объектларны капиталь ремонтлау уңаеннан Пионерская һәм Ушковлар урамнарының 4 һәм 11 йортларында булды.

Район башлыгы төзүчеләр һәм подрядчыларның игътибарын башкарыласы эшләрнең сыйфатына юнәлдерде һәм киләсе елларда гамәлгә ашырыласы төп мәсьәләләрне билгеләде.

Пионерская,4 урамы буенча түбә, канализация һәм су белән тәэмин ителеш буенча ремонт эшләре башкарылган. Шулай ук подъездларның козырёклары һәм ливнёвкалары тәртипкә китереләчәк.

Ушковлар урамының 11 йортында подъездлар, электр энергиясе системалары ремонтланган. Биредә шулай ук йортның фасады буенча эшләр башкару да күздә тотыла.

Ремонт эшләре йомгаклары буенча йорта яшәүчеләрдән дәгъва һәм шикаятьләр юк.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елда Менделеевск районында 16 йортны капиталь төзекләндерү каралган.

Анастасия Шишкина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев