Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Валерий Чершинцевның Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

Кадерле балалар! Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, район халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! -дип хәбәр итә муниципалитет сайты.

Җәйнең беренче көнендә без, гадәттәгечә, үсеп килүче буын өчен җитди җаваплылык турында искә төшерүче игелекле, дулкынландыргыч бәйрәмне билгеләп үтәбез.

Һәрберебез өчен бала – тормышның дәвамы һәм мәгънәсе, яктылык һәм өмет, киләчәгебезне гәүдәләндерү. Балаларны бәхетле итү – мөһим бурычыбыз.
Районда талантлы балалар: музыкантлар, спортчылар, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр бихисап. Алар республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә район данын уңышлы яклыйлар.

Балаларны яклау көнендә әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбиягә бала алган ата-аналарга, опекуннарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә.

Бу көнне барлык менделеевлыларга сәламәтлек, уңышлар һәм изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев