Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы призына алты команда дәгъва белдерә

"Айсберг" боз сараенда мәктәп командалары арасында хоккей буенча шәһәр беренчелеге старт алды. Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов уенда катнашучыларны сәламләде: - Бу бәйрәмдә сезгә компромиссыз уен һәм билгеле инде, җиңү телим. Турнирны ачык дип белдерәм! 1, 3, 4 нче мәктәпләр, гимназияләр, "Монай" һәм "Спарта" ишегалды...

"Айсберг" боз сараенда мәктәп командалары арасында хоккей буенча шәһәр беренчелеге старт алды.
Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов уенда катнашучыларны сәламләде:
- Бу бәйрәмдә сезгә компромиссыз уен һәм билгеле инде, җиңү телим. Турнирны ачык дип белдерәм!
1, 3, 4 нче мәктәпләр, гимназияләр, "Монай" һәм "Спарта" ишегалды командалары спортчылары бозга таяклары белән дусларча суккалап, бер-берсен сәламлиләр. Гимннар яңгырый, ярышлар башлана.
Боз кырында 3 һәм 4 нче мәктәпләр командалары очраша. Җанатарлар арасында 4 нче мәктәптән 5 сыйныф укучысы Айнур Хаҗиев, ул дусты Костя Шәяхмәтов һәм команда уенын хупларга килгән.
- Икенче елга барыбер спорт секциясенә язылам, - дип планнары белән бүлешә Айнур.
3 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ольга Кольцова үз укучылары өчен җан ата. Балалар аның ышанычын аклап, 4:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулыйлар.
- Шәһәребездә боз сарае булуга бик шатланам, - ди Ольга Викторовна, - балалар ихлас күңелдән күнекмәләргә йөриләр.
1 нче гимназиядән Диана Мизина һәм Алсу Минаҗева азартлы җанатарлар исәбендә.
- Ярышларны калдырмый йөрергә тырышабыз, безгә бу уен кызык, күптән түгел без дә хоккейга язылдык. Түземсезлек белән май ае ярышларын көтәбез, анда без дә катнашачакбыз, кызлар хоккей уйнаганны карарга килегез, - диләр гимназиялеләр.
Беренчелек өчен турнир 30 мартка кадәр бара.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск спорт Менделеевск яналыклары