Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы призына кросс

Якшәмбе көнне "Милләтләр кроссы-2013" Бөтендөнья йөгерүчеләр көне кысаларында район башлыгы призына "Татарстан кроссы" җиңел атлетика ярышы узды. 500 гә якын спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар үз көчләрен сынап карау өчен йөгерешкә чыктылар. Соңгы вакытта ешайган яңгырлардан соң аязган һава торышы да йөгерешчеләрнең күтәренке кәефен хуплаган кебек булды. - Спорт...

Якшәмбе көнне "Милләтләр кроссы-2013" Бөтендөнья йөгерүчеләр көне кысаларында район башлыгы призына "Татарстан кроссы" җиңел атлетика ярышы узды.
500 гә якын спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар үз көчләрен сынап карау өчен йөгерешкә чыктылар.
Соңгы вакытта ешайган яңгырлардан соң аязган һава торышы да йөгерешчеләрнең күтәренке кәефен хуплаган кебек булды.
- Спорт - ул сәламәтлекне ныгыту. Финиш сызыгын үтүче йөгерештә катнашучыларның шатлыклы йөзләрен күрү күңел рәхәтлеге бирә, - диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, җыелганнарны сәламләп.
Спортчыларга яхшы старт һәм яңа җиңүләр теләп, ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бүләкләрен тапшырды.
"Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Ирина Елизарова һәм акробатика буенча тренер Зәкия Кабирова "Физик культура һәм спорт отличнигы" билгесенә лаек булдылар. Россия Федерациясенең спорт мастеры таныклыгы һәм күкрәк билгесе пауэрлифтинг буенча тренер Әнвәр Сәлиевка тапшырылды.
Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре беренчеләрдән булып стартка басты. VIP-йөгерештә катнашучылар саны елдан-ел кими, мәктәп директорлары гына, үз шәкертләренә лаеклы үрнәк булып, традицияне дәвам итәләр. Бәлки шунлыктан, мәктәп укучылары һәрдаим активлык күрсәтә.
Җирлек башлыклары, физкультура укытучылары җитәкчелегендә авыл командалары ярышка килгәннәр.
Традиция буенча район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары мондый чарада катнашмый калмыйлар.
- Без спорт белән теләгән һәр кеше шөгыльләнә алырга сәләтле булуын күрсәтергә телибез, - ди команда капитаны Рөстәм Минегәрәев оптимистик рухта.
Нәтиҗәдә Рамил Димөхәмәтов, Флүсә Соловьёва, Максим Галкин, Аделина Узлова, Артур Костин, Светлана Евреева, Нәфис Гыйләҗев, Екатерина Грудцова, Анастасия Елизарова, Лариса Назарова, Гөлсәрия Шәмсетдинова, Михаил Овечкин, Станислав Сперанский, Виктор Елизаров, Евгений Костин үзләренең яшь категорияләрендә беренче булдылар. Призёрлар район башлыгы дипломы һәм премия белән бүләкләнделәр.
Яңабирдедән Диана Егорова - иң яшь катнашучы, ә Фәнүзә Яковлева иң өлкән катнашучы дип игълан ителде. Яковлевларга спорт яратучы гаилә статусы бирелде.
Аларның уңышлары "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
- Район күләмендәге ярышларда беренче тапкыр катнашам. Студент елларында Яр Чаллы шәһәренең социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты спортчылары белән еш йөгерешкә чыга идем. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дигән гыйбарәгә иярергә тырышам. Үзем математика һәм информатика укытучысы булып эшли торган Татар Чаллысы мәктәбе укучыларында спортка мәхәббәт, уңай караш тәрбияләргә омтылабыз, - дип фикере белән бүлешә Елена Япаева.
- Кызым кече яшьтә булуына карамастан, дистанцияне лаеклы үтүеннән канәгатьләнү хисе алдым. Диана - хәрәкәтчән бала һәм авыл урамнары буйлап йөгереп, минем белән бергә яхшы күнекмәләр ала, - дип сөйли яшь йөгерешченең әтисе Михаил Егоров, Яңабирде мәктәбенең физкультура укытучысы.
- Безнең спортчыбыз, сульфит тозлары цехы аппаратчысы Лариса Назарова үзенең яшь категориясендә беренче булып килде. Ул предприятиебез өченче урынны алган химия өлкәсе хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты. Бу җиңүдә Ларисаның да өлеше бар, - ди Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Метшина.
8 нче сыйныф укучысы Артур Костин үз нәтиҗәсеннән канәгать булып пьедесталдан сикереп төшә.
- Кәефең ничек? - дип сорыйбыз.
- Яхшы. Бу юлы йөгерү катлаулырак булды. Дистанциянең бер өлешен кабат йөгерергә туры килде, чөнки каршыма килүче спортчыларга ияреп китә язганмын. Аннан аңлап алдым, алар маршрутны кискән булып чыкты, - дип тәэсирләре белән бүлешә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев