Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы сугышчы-интернационалистлар белән очрашты

    10 гыйнварда "Ветеран" үзәгендә район башлыгы Игорь Приваловның Әфганстан, Чечня сугышлары ветераннары белән очрашуы булды. Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Игорь Анатольевич болай дип ассызыклады: - Мондый очрашуларның традициягә керүен һәм һәр елны гыйнвар башында кабатлануын теләр идем. Моның өчен сәбәпләр күп. Бер-беребезнең гозерләрен ишетү, узган елга нәтиҗә ясау, киләсе елга план...

    10 гыйнварда "Ветеран" үзәгендә район башлыгы Игорь Приваловның Әфганстан, Чечня сугышлары ветераннары белән очрашуы булды.
    Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Игорь Анатольевич болай дип ассызыклады:
    - Мондый очрашуларның традициягә керүен һәм һәр елны гыйнвар башында кабатлануын теләр идем. Моның өчен сәбәпләр күп. Бер-беребезнең гозерләрен ишетү, узган елга нәтиҗә ясау, киләсе елга план билгеләү мөһим.
    Игорь Привалов 2013 елда башкарылган эшләр, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
    - Федераль, республика бюджетларыннан максатчан инвестицияләр, Татарстан Хөкүмәте һәм Президенты ярдәме белән ике торак йортны куллануга тапшыру, Яңабирде һәм Ижёвка авылларында участок вәкилләре өчен административ-торак комплекслары, Монайда күпфункцияле үзәк төзү, юлларны ремонтлау, социаль-мәдәни объектлар һәм күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау, территорияләрне төзекләндерү мөмкинлеге булды.
    Район башлыгы агымдагы елда гамәлгә ашыру өчен планлаштырылган бурычлар исәбенә гаскәрләрне Әфганстан җиреннән чыгаруның 25 еллыгына багышланган юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү буенча мәсьәләне билгеләде. Район башкарма комитетына хуҗалык һәм мәдәни чаралар планын төзү йөкләнде.
    Әфганстан сугышы ветераннары берлеге рәисе Сергей Поспелов еллык эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
    Үзара отышлы кара-каршы сөйләшү барышында ветераннар берничә тәкъдим кертте. Рафис Әхмәтшин сугышчан иптәшләрен патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашырга, авыр яшүсмерләр өстеннән шефлык оештырырга өндәде.
    - Мәктәпләргә өч-дүрт "әфганчы" гына даими йөри, укучылар белән әңгәмә кора. Безгә активлашу кирәк. Әгәр хакимият рөхсәт бирсә, яшүсмерләр клубларында, секция һәм түгәрәкләрдә яшь спортчылар белән күнекмәләр үткәрә алыр идек, - диде Рафис Абзалович.
    Аның тәкъдиме район башлыгы тарафыннан хупланды, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, мәгариф идарәсенә тиешле йөкләмәләр бирелде.
    Валерий Орлов "Шурави" вокаль-инструменталь ансамбле өчен музыка кораллары сатып алу буенча проблеманы күтәрде.
    - Ансамбль өчен кораллар сатып ала алмыйбыз, чөнки сез бюджет оешмасы түгел. Ә менә күнекмәләр өчен шартлар тудыра алабыз, - диде Игорь Анатольевич.
    Юрий Шалин музей экспонатлары сыйфатында районга хәрби техника кайтару гозере белән мөрәҗәгать итте.
    - Бу патриотик тәрбия өчен дә кирәк, - дип аңлатты ул үзенең гозерен.
    Әлеге мәсьәлә дә район башлыгы тарафыннан кабул ителде. И.Привалов аны хәл итүдә йогынты күрсәтергә вәгъдә бирде.
    - Иң мөһиме, техниканың шәһәрнең кайсы өлешендә урнаштырылачагын төгәл ачыклау кирәк, - диде ул.
    Район башлыгы очрашуда күтәрелгән башка мәсьәләләрне тиешле службаларга тикшерүгә тапшырды, алар һәр мәсьәләнең үтәлеше турында отчёт бирергә тиешләр.
    Лариса Кривилёва
    Рәис Сәхапов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: