Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашуы

Район башлыгы Игорь Привалов үзәк район больницасында булды. Визитының максаты - медицина хезмәткәрләренең ТКХ өчен бурычларын түләү. - 1 июльгә бу өлкәдә агымдагы түләү буенча бурыч 700 мең сумнан артты. Июньгә түләү исәпләүләрнең гомуми күләменнән 80 процент тәшкил итте. Биш сәламәтлек саклау хезмәткәре ТКХ өчен ике айдан артык түләми, -...

Район башлыгы Игорь Привалов үзәк район больницасында булды. Визитының максаты - медицина хезмәткәрләренең ТКХ өчен бурычларын түләү.
- 1 июльгә бу өлкәдә агымдагы түләү буенча бурыч 700 мең сумнан артты. Июньгә түләү исәпләүләрнең гомуми күләменнән 80 процент тәшкил итте. Биш сәламәтлек саклау хезмәткәре ТКХ өчен ике айдан артык түләми, - дип яңгырады Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева мәгълүматында.
Игорь Привалов медицина хезмәткәрләренә коммуналь хезмәтләрне ведомство бухгалтериясе аша түләргә тәкъдим итте.
- Акчаны хезмәт хакыннан күчерү турында гариза языгыз һәм хезмәтләргә түләү өчен ай ахырында исәп-хисап үзәгенә баруның ни икәнен онытыгыз. Бу бик уңайлы, - дип аңлатты Игорь Анатольевич. - Һәркем җылылык һәм ут, кайнар су булган уңайлыклы шартларда яшәргә тели. Ә бу уңайлыклар кем хисабына башкарыла, берәүне дә дулкынландырмый. 50 млн. сумнан артык зур бурыч бүген банкротлык чигендә булган ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр икътисадында тискәре чагылыш таба. Без халыкны ТКХ өчен бурычларны бетерергә үгетлибез, ләкин озакламый "яшен яшьнәп", шәһәр хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче табылмаска мөмкин, - дип борчылуын белдерде Игорь Привалов.
Алга таба ул болай дип ассызыклады:
- Йортларда яшәүчеләр - хосусыйлаштырган фатирлар хуҗалары. Шуңа күрә йортларга да шәхси милеккә караган кебек карарга кирәк.
Әңгәмә барышында сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре Игорь Приваловка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Нигездә, яңа мунча төзелеше турында.
Бу сорауга җавап биреп, район башлыгы болай диде:
- Мин иске мунчаның менделеевлылар өчен культ икәнен аңладым. Алар, юынудан тыш, биредә аралашырга, яңалыклар уртаклашырга яраталар. Ләкин экспертлар нәтиҗә чыгарды: иске корылма үзгәртеп коруны күтәрмәячәк. Әмма дулкынланыр сәбәп юк, аның урынына сезнең теләкләрне исәпкә алып яңа мунча төзиячәкбез. Президент безнең проблеманы аңлады һәм объектны финанслауга рөхсәт бирде. Мунчаның эскизы район газетасында бастырылачак.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ТКХ Алга