Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасын юлдаш итеп

Район газетасына чираттагы язылу кампаниясе төгәлләнде. Буген без газетага тугрылыклы булып калганнарга рәхмәт әйтәбез һәм нәтиҗә чыгарабыз. Елдан ел газетага коллектив язылуны оештырган җитәкчеләргә һәм депутатларга аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Менә алар - Дамир Шәмсин (Карпов исемендәге химия заводы), Фирдис Абдрахманов ("Менделеевксазот"), Анатолий Нюхнин ("Ижминводы" санаторие), Мөслим Гилев (үзәк...

Район газетасына чираттагы язылу кампаниясе төгәлләнде.
Буген без газетага тугрылыклы булып калганнарга рәхмәт әйтәбез һәм нәтиҗә чыгарабыз.
Елдан ел газетага коллектив язылуны оештырган җитәкчеләргә һәм депутатларга аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Менә алар - Дамир Шәмсин (Карпов исемендәге химия заводы), Фирдис Абдрахманов ("Менделеевксазот"), Анатолий Нюхнин ("Ижминводы" санаторие), Мөслим Гилев (үзәк больница), Роберт Гаффаров (икмәк заводы), Илдус Җәләев ("Татгазэнерго"), Геннадий Парамонов ("Спецстрой"), Геннадий Сушков (ЭЭМ бүлеге), Петр Петкеев ("Кама-Сакс"), Илдар Гарипов (РУЭС), Рамил Моратов (АТП), Клавдия Смирнова ("Бердәм Россия"), Айрат Галимәрдәнов (прокуратура), Ирек Нәбиев (суд), Татьяна Алексеева (күпфункцияле үзәк), Дамир Валиев (хәрби комиссариат), Ирина Шакирова (28 нче җинаять-башкарма инспекциясе), Вячеслав Коровин (суд приставлары службасы), Павел Миронов (мәдәният идарәсе), Зөлфирә Хәертдинова (мәгариф идарәсе), Надежда Маслихина (1 нче гимназия), балалар бакчалары мөдирләре - Елена Локтева, Фәйрүзә Сәгъдиева, Галина Легошина, Эльмира Лисютина, Венера Камаева, Татьяна Газизова, Людмила Будник, Лариса Аникина (ЕГБИ), Әлфия Талыйпова (БИҮ), Дамира Сәлимханова (коррекция мәктәбе), Фәнүзә Яковлева (4 нче мәктәп), Альбирт Шияпов ("Абалач" ҖЧҖ), Роман Кашапов (нефтехимия техникумы филиалы), Валерий Якимов (эпидемиология-гигиена үзәге), Розалия Нәсыйфуллина ("Нептун" СК), Лилия Галиева (Гассар исемендәге мәдәният сарае), Андрей Андриянов (музей), Сергей Данилов (Боз сарае), Мәфрүзә Мамонтова (сәүдә базасы), Илсөяр Гобәйдуллина (сәүдә-җитештерү предприятиесе), Илсөяр Зыятдинова ("Кама таңнары"), Эльвира Вергасова (социаль хезмәт үзәге), Елена Һадиева (бердәм исәп-хисап үзәге), Таһир Әскәров (РЭС), Лилия Богатова ("Сатори"), "Патриот" клубы.
Бу предприятие һәм оешмаларга реклама материалларын, хезмәткәрләр һәм ветераннарның юбилей даталарына язмаларны ташлама белән урнаштыру мөмкинлеге бирелә.
Валентин Евдокимов җитәкчелегендәге Монаш авылы җирлеге иң яхшылар исәбендә, алар 130 данә газета яздырганнар.
Кызганычка каршы, әлегә кадәр "Бу миңа кагылмый" дигән принцип белән яшәүче, республика һәм район җитәкчелеге сәясәтен алга сөрүче, халык яшәеше белән бәйле проблемаларны, заманча җәмгыять өчен социаль әһәмиятле темаларны яктыртучы, төбәгебез елъязмасын алып баручы бердәнбер район газетасын инкарь итүче, читтә калучы җитәкчеләр дә бар.
Алар - депутатлар Юнес Готин ("Резида" ҖЧҖ), Альберт Федоров (3 нче мәктәп), Александр Степанов, Вячеслав Мельников (1 нче, 2 нче мәктәп), Елена Грицук (7 нче бакча), Рузаль Шәймөхәмәтов ("Мастер" клубы), Эдуард Суфиев ("Форпост"), Ринат Шәрипов ("Жилэнергосервис"), Тимур Галиев (ветеринария берләшмәсе), Николай Тихонов ("Нептун" идарәче компания), Исмәгыйл Хафизов ("Энергосбыт"). Газетага язылырга, җирле гаммәви мәгълүмат чараларын популярлаштырырга теләмиләр, ә менә район газетасы битләрендә һәм телевидение экранында үзләренең предприятие һәм оешмалары турында материал, сюжетлар күрәселәре килер. Ә без андый шартлар белән килешә алмыйбыз, чөнки 2006 елдан газетабыз коммерцияле басма буларак нәшер ителә һәм аның алдында редакция эшчелегенә ярдәм итү, тиражны саклап калу, финанс хәлен яхшырту бурычы тора. Алтынчы ел рәттән җирле телестудия зур чыгымнар белән табышсыз, энтузиазмга таянып эшли.
Финанс хәле катлаулы булган чорда даими газета укучыларыбызның булышлыгы безгә кадерле, ветераннарыбыз алтын фондыбыз дип саныйм. Нинди генә сынаулар кичерсәләр дә, аларның күңеле катмаган, башкаларны уңай энергия белән баетып, тормышны яратып яшәргә сәләтлеләр. Без аларның тормышка һәм өлешчә алганда, газетабызга мөнәсәбәтен күреп, ихластан сокланабыз. Мисал өчен, педагогик эшчәнлек ветераны Наилә апа Гөбәйдуллинага 90 яшь, әмма ул район газетасын түземсезлек белән көтә, вакыйгаларга битараф түгел. Мондый караш - яшь педагоглар өчен яшәү үрнәге. Кызганычка каршы, яшьләр арасында интернет популярлаша, хәл үзгәрмәсә, киләчәк буында укучылар булмас кебек. Бу мәсьәләдә укытучылар, остазлар, тренерларның мөнәсәбәте әһәмияткә ия, чөнки яшь спортчы, эрудит, музыкантларның уңышлары турында язмалар газета битләрендә даими урын били. Бу уңышлар артында кемнәр торганын да билгеләп үтәргә онытмыйбыз.Канәгатьләнү хисе белән шуны билгеләп үтәбез, күп газета укучыларыбыз белән безне партнерлык кына түгел, дуслык мөнәсәбәтләре бәйли, газета битләрендә күп мәсьәләләр буенча менделеевлылар белән уңышлы әңгәмә алып барыла. Укучылар күтәргән проблемалар белән хатларны билгеләнү пунктына, тиешле службага юллыйбыз, шалтыратуларга җавап бирергә, заман сулышы белән бергә атларга омтылабыз.
Быел шәһәр Сабан туенда беренче мәртәбә газетага язылу буенча акция игълан иттек һәм аны хуплаучылар да табылды. Традиция буенча, язылу нәтиҗәләре буенча бүләкләр отылачак, иң яхшы эшләүче авыл почтасы хезмәткәрләре баш предприятие - "Татмедиа" тарафыннан бүләкләнәчәк. Редакция аша газетага язылган һәр укучыга бер мәртәбә бушлай белдерү урнаштыру мөмкинлеге бирелә.
Укучылар булмаса, газета да булмаячак. Шундый девиз астында безгә тугрылыклы булган менделеевлыларга рәхмәт әйтеп, киләсе яртыеллыкта язылучылар саны артыр дигән өмет белән эшебезне дәвам итәбез.
Лариса Кривилева,
баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары мљхђррир сњзе