Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге белән очрашулар бара

Балалар сәнгать мәктәбендә Фомин, Гагарин, Зелёная, Октябрьская һәм Менделеев урамнарында яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашты. Аларны балалар спорт мәйданчыклары төзү, посёлоктан Тын Тауга кадәр автобус маршруты ачу, Ушковлар урамын тәртипкә китерү һәм Менделеев урамында агачларны кисү һ.б. мәсьәләләр борчый. Сораулар контрольгә алынды һәм якын киләчәктә тиешле карарлар кабул ителәчәк. -...

Балалар сәнгать мәктәбендә Фомин, Гагарин, Зелёная, Октябрьская һәм Менделеев урамнарында яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашты.
Аларны балалар спорт мәйданчыклары төзү, посёлоктан Тын Тауга кадәр автобус маршруты ачу, Ушковлар урамын тәртипкә китерү һәм Менделеев урамында агачларны кисү һ.б. мәсьәләләр борчый. Сораулар контрольгә алынды һәм якын киләчәктә тиешле карарлар кабул ителәчәк.
- Шәһәрдәге уңай үзгәрешләр шатландыра, - дип билгеләп үтте Любовь Закирова.
Соңгы ун айда Менделеевск сизелерлек үзгәрде. Олег Морозов катнашында капиталь ремонттан соң коррекция мәктәбе ачылды, Сәйтәк һәм Турайда күпфункцияле үзәк, балалар бакчалары куллануга тапшырылды. Шимбә көнне Ижёвкада 80 урынга балалар бакчасы, сентябрь азагында 313 балага үзгәртеп корылган һәм төзекләндерелгән 13 нче бакча үз ишекләрен ачачак. Район һәм шәһәрдә сигез спорт мәйданчыгы булдырылды. "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексына шәһәр яшьләре бик актив йөри. Күптән түгел туган якны өйрәнү музее янындагы күперне ремонтлау эшләре төгәлләнде. Проектның бәясе 29 миллион сум тәшкил итте. Заманча инфраструктуралы яңа микрорайонга нигез салынды. Якын арада шәһәрнең үзәк өлешендә юллар һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла. Каенлыктан ерак түгел заманча зур стадион төзеләчәк. Кыскасы, Менделеевскиның киләчәге зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Район ќитђкчелеге белђн очрашу