Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчесе Радмир Беляев берничә хуҗалыкта булды

Радмир Илдарович үзенең командасы белән Тихоново җирлегендә эш визиты белән булды.

Радмир Илдарович үзенең командасы белән Тихоново җирлегендә эш визиты белән булды. Анда Габдрахманов Р.Г. КФХ ябык цикллы производстволы дуңгызчылык комплексы эшчәнлеге алып барыла. Хуҗалыкта 2000 баш дуңгыз исәпләнә. Хуҗалык башлыгы Рафаил Габделхакович эш барышы, хайваннарны асрау, аларны чалу, итне төяп озату шартлары турында сөйләде. Аннан соң Камай авыл җирлегенә тукталдылар. Биредәге Хәйриев КФХсында "Гаилә терлекчелек фермасы үсеше" программасы буенча 100 баш терлеккә исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасын төзү эшләре алып барыла. Программа нигезендә хуҗалык 2020 елда 14,5 млн. сум күләмендә грант ала. Быелның май аенда төзелеш эшләре тәмамлану күздә тотыла. Хуҗалыкта 170 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Делегация шулай ук Д. Әһлиев хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Биредә 177 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 69ы сыерлар. Хуҗалык башлыгы 200 баш савым сыерына исәпләнгән "Гаилә терлекчелек фермалары үсеше" программасы буенча яңа ферма төзүне планлаштыра.
Радмир Беляев хуҗалык җитәкчеләре белән нинди ярдәм кирәклеге, республика һәм муниципалитет тарафыннан грантлар, субсидияләр һәм башка ярдәм формалары алуда нинди ярдәм күрсәтелү мөмкинлеге булуы турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X