Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бара
Леонид Васильев биләмәләрендә дә әлеге максатка авыл хуҗалыгы техникасы һәм кырчылыкта эшләүчеләр җәлеп ителгән.
− Безгә җылы көннәр һәм яңгырлар кирәк. Боларның әлегә барысы да бар, димәк, планлаштырган эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгарбыз дип уйлыйм, − ди КФХ башлыгы Л. Васильев.
Яңабирде аграрийлары 207 гектар җиргә солы, борчак, арпа, бодай чәчәргә ниятлиләр. Кыр эшләренә җиде механизатор һәм чәчүче җәлеп ителгән. Марат Гыймаевның эш стажы 26 ел.
− Иртә таңнан кичкә кадәр басуда. Кояш яктысында күбрәк эшләргә өлгерергә кирәк. Кәеф күтәренке, ә бу чәчү кампаниясендә иң мөһиме, − ди ул.
«Лизинг-грант» программасы буенча алынган МТЗ-1221 тракторын тәҗрибәле механизатор Станислав Афанасьев иярли.
− Техника сынатмый, анда эшләве рәхәт, − ди Станислав Васильевич.
Сүзгә Николай Васильев кушыла.
− Чәчү гөрли, мондый куәтле агрегатлар белән аны вакытында башкарырбыз һәм мул уңыш үстерербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев