Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район схемасы расланды

Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмә муниципаль берәмлекләрне шәһәр төзелешен зоналаштыру һәм территориаль планлаштыру документлары белән тәэмин итүгә багышланды. Киңәшмәне Татарстанның баш архитекторы, министр урынбасары В.Кудряшов үткәрде. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре капма-каршы элемтәгә тоташтырылды. Республикада муниципаль районнарны территориаль планлаштыру схемасына әзерлек процессы төгәлләнү алдында. Схемалары расланган...

Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмә муниципаль берәмлекләрне шәһәр төзелешен зоналаштыру һәм территориаль планлаштыру документлары белән тәэмин итүгә багышланды.
Киңәшмәне Татарстанның баш архитекторы, министр урынбасары В.Кудряшов үткәрде. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре капма-каршы элемтәгә тоташтырылды.
Республикада муниципаль районнарны территориаль планлаштыру схемасына әзерлек процессы төгәлләнү алдында. Схемалары расланган тугыз район арасында Менделеевский да бар. Территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен законлаштыру документларының расланган булуы муниципаль берәмлекләрнең федераль һәм республика программаларында катнашу мөмкинлеген билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделееевск Менделеевск яналыклары яћалыклар