Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Советы утырышыннан

28 апрельдә 10 сәгатьтә муниципалитет залында беренче җитәкче Игорь Привалов катнашында район Советының чираттагы XXI утырышы булды. Утырышны депутатлык корпусы аксакалы Валентин Евдокимов ачты. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә керде. "2011 елга Менделеевск муниципаль район бюджеты үтәлеше турында еллык отчётны раслау турында" һәм "2012 һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына...

28 апрельдә 10 сәгатьтә муниципалитет залында беренче җитәкче Игорь Привалов катнашында район Советының чираттагы XXI утырышы булды.
Утырышны депутатлык корпусы аксакалы Валентин Евдокимов ачты.
Көн тәртибенә 10 мәсьәлә керде.
"2011 елга Менделеевск муниципаль район бюджеты үтәлеше турында еллык отчётны раслау турында" һәм "2012 һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Менделеевск муниципаль район бюджеты турында", "2011 елның 26 декабреннән 95 нче санлы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында" мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева чыгыш ясады.
Ул билгеләп киткәнчә, район бюджеты керемнәр буенча 96,5% ка үтәлгән. Керемнәр күләме тәгаенланган планда каралган 521736 мең сум урынына 503584 мең сум тәшкил итте. Үз керемнәр буенча план билгеләнеше 102% ка үтәлде. Район бюджетына 145798 мең сум план белән 148769 мең сум керде.
Үз керемнәр чыганакларыннан тыш, бюджет 354815 мең сум күләмендә башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарусыз күчерүләр хисабына тулыланды яки район казнасындагы гомуми сумманың 70%ы. Үз керемнәрнең гомуми суммасында физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) күп өлешне тәшкил итә. 2011 елда НДФЛ 114671 мең сум күләмендә мобилизацияләнде, бу 2010 ел дәрәҗәсеннән 31% ка югары.
Керемнәр үсешен бюджет оешмалары (нигездә - мәгариф сферасы), "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, үзәк больница, "Ижминводы" санаторие, "Прикамнефть" идарәсе, "Кама-Сакс" ПП ҖЧҖ тәшкил итте. 10 нчы колония, икмәк заводы, Яр Чаллы сәүдә базасы күчерүләрен түбәнәйттеләр.
Бюджетның чыгымнар өлеше 95% ка башкарылды - 528408 мең сум тәгаенланган планда 499535 мең сум. Чыгымнар күләменең яртысыннан күбрәге - 264984 мең сум (53%) мәгариф учреждениеләрен тотуга туры килә.
(Доклад www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында урнаштырыла).
Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән район Советының финанс-бюджет комитеты рәисе Ландыш Шияпова чыгыш ясады, район бюджетының керемнәр өлешен арттыру буенча кайбер тәкъдимнәр кертте:
- керемнәрнең төп администраторларына бюджет алдында бурычларын үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән салым түләүчеләр белән эшне көчәйтергә;
- предприятиеләрен һәм филиалларны факттагы урнашу урыны буенча теркәсеннәр өчен, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затлар белән эш үткәрергә;
- профильле комитетка шәһәр башкарма комитеты һәм ЮХИДИ белән берлектә автостоянкалар бизнесын үстерү һәм бу эшчәнлек хисабына район казнасын тулыландыру максатында торак йортлар ишегалларында стихияле автостоянкаларны бетерү буенча планлы эш алып барырга.
Бюджетны үтәү мәсьәләләренең даими комитетлар утырышларында тикшерелүен исәпкә алып, Совет 2011 елның отчётын һәм 2011 елның 26 декабреннән 95 нче санлы карарга кертелгән үзгәрешләрне бертавыштан раслады.
2011 елга районның контроль-исәп-хисап палатасы эше турында рәисе Рәсимә Әхмәтшина сөйләде.
- Отчёт чорында тугыз контроль һәм ике эксперт-аналитика чаралары үткәрелде. Тикшерүләр 31 объектта узды.
2011 елда тикшерелгән средстволар күләме 382355 мең сум тәшкил итте, шул исәптән бюджет средстволары - 37098 мең сум. Район бюджеты үтәлешенә контроль кысаларында 528408 мең сумга чыгым бурычлары күләме тикшерелде.
Тикшерүләр барышында 15125 мең сумга финанс бозулары ачыкланды, шулардан 7452 мең сумлык бюджет средстволары нәтиҗәле файдаланылмаган.
Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 9461 мең сумга финанс бозулары юк ителде, шул исәптән 7453 мең сум район бюджетына кайтарылды (доклад www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Докладны тикшереп, депутатлар аны игътибарга алдылар, районның контроль-исәп-хисап палатасына районның муниципаль учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә экспертизалар үткәрү алымнарын алга таба камилләштерүне һәм бюджет чыгымнарын оптимальләштерүне тәкъдим иттеләр.
Россия ЭЭМ Менделеевск районы буенча бүлегенең 2011 елдагы эшчәнлеге турында начальнигы Геннадий Сушков мәгълүмат бирде.
- 2011 ел нәтиҗәләре буенча 508 җинаять теркәлгән, 2010 елда - 539, кимү 5,8% тәшкил итте. Җинаятьләр саны кимү урлаулар һәм талаулар саны азаю хисабына булды. 2011 елда җинаятьләрнең гомуми ачылышы 76,6% булды, чагыштыру өчен ТР буенча - 52,2%, - дип билгеләде Геннадий Павлович. - Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимеде, аларның ачылышы 83,3% тәшкил итте.
Шул ук вакытта милек җинаятьләре 18% ка артты, алар отчёт чорында 276 булды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны арту аерым борчылу тудыра.
Узган елда шәһәрдә һәм районда балигъ булмаганнар тарафыннан 22 җинаять кылынган, 2010 елда - 18. Нигездә болар - үсмерләрнең һәм өлкәннәрнең бер үк төркемнәре тарафыннан кылынган урлаулар һәм автотранспорт куып алып китүләр.
Җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү өчен шартлар тудыру, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклауны, икътисадый куркынычсызлыкны тәэмин итү, җинаятьләрне профилактикалау максатында Совет бертавыштан карар кабул итте (доклад һәм район Советы карары www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
"Авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм Менделеевск районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында" мәсьәлә буенча мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Нурия Сәйфетдинова тәкъдим итте.
- Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Хезмәткә сәләтле халыкның икътисадый активлыгын күтәрү максатында районда мәшгульлеккә һәм агропромны үстерүгә ярдәм программалары гамәлгә ашырыла, - дип яңгырады докладта.
Информацияне тикшереп, Совет авыл җирендә хезмәткә сәләтле халык саны кимүен, эш хакы дәрәҗәсенең түбән калуын, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны кимүен билгеләде һәм җирлекләр башлыкларына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм яклау, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче гражданнарның мәшгульлеген һәм керемнәрен арттыру буенча чаралар күрүне тәкъдим итте (доклад һәм карар www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
"Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставын кабул итү һәм район Советының 2009 елның 4 маенда 208 нче санлы карары белән расланган Менделеевск районында муниципаль служба турында Положениегә үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Лилия Мөхәммәдиева чыгыш ясады.
Бер тоткарланган тавыш белән Совет карар кабул итте (www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла)
2010 елның 31 декабрендә район Советының 31 нче санлы карары белән расланган 2011-2012 елларга Менделеевск районы территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча Программага өстәмәләр кертү тәкъдиме белән террорга каршы комиссия рәисе Алексей Корниенко чыгыш ясады.
Закончалык һәм хокук тәртибе буенча профильле комитет утырышында мәсьәләне алдан тикшерүне исәпкә алып, депутатлар карар кабул итү өчен бердәм тавыш бирделәр (www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
"Район җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси торак төзелеше өчен гражданнарга бирелүче җир участокларының чикләрен билгеләү турында" мәсьәлә буенча мәгълүмат белән милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова чыгыш ясады.
Депутатлар бертавыштан карар кабул иттеләр.
Җирле үзидарә органнары структурасына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән район Советы аппараты җитәкчесе Ләйсән Галеева чыгыш ясады.
Ул билгеләп киткәнчә, ТКХ бүлеге начальнигы урынбасары урынына район башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары вазифасын кертү тәкъдим ителә. Әлеге вазифаны кертү кирәклеге заманча шартларда торак-коммуналь секторда икътисадый процессларны көйләүнең мөһим социаль әһәмият алуы белән мотивацияләнә. Тарифлар, күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең үз вакытында булуы һәм сыйфаты халык яшәеше дәрәҗәсенең мөһим һәм проблемалы мәсьәләсе булып кала. Әлеге муниципаль вазифа бурычларына ТКХ өчен исәпләүләргә, күпфатирлы торак йортларны ремонтлауга, идарәче компанияләр, ТСЖ эшчәнлегенә контроль, тариф сәясәтен көйләү керәчәк.
Бер муниципаль вазифа хисабына район Советының оештыру бүлегендә башкарма комитет структурасына муниципаль хезмәткәр берәмлеген - балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе секретарен кертү тәкъдим ителә. Моңа кадәр секретарь муниципаль хезмәт штатыннан тыш эшли иде.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләрдә муниципаль һәм аппарат хезмәткәрләренең штат саны үзгәрми.
Совет әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итте (www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшереп, халык сайланучылары гимн яңгыравында үз эшләрен төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары рђсми