Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Район суды эшчәнлегенә йомгак ясый

    Ел башы - традиция буенча эшчәнлеккә йомгак ясау чоры. Менделеевск район суды рәисе, юридик фәннәр кандидаты И.Нәбиев белән корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева әңгәмә корды. - Ирек Гыйльмегаянович, суд рәисе буларак сез федераль һәм мировой судьялар эшчәнлегенә күзәтчелек итәсез. Профессионал күзлегеннән караганда, гражданлык һәм җинаять эшләре буенча узган елгы эшчәнлек йомгаклары нинди? -...

    Ел башы - традиция буенча эшчәнлеккә йомгак ясау чоры. Менделеевск район суды рәисе, юридик фәннәр кандидаты И.Нәбиев белән корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева әңгәмә корды.
    - Ирек Гыйльмегаянович, суд рәисе буларак сез федераль һәм мировой судьялар эшчәнлегенә күзәтчелек итәсез. Профессионал күзлегеннән караганда, гражданлык һәм җинаять эшләре буенча узган елгы эшчәнлек йомгаклары нинди?
    - Узган елга йомгак ясаганда шуны билгеләп үтәсе килә, тикшерелә торган эш һәм материаллар саны кимеми, арта бара, әмма бу кабул ителә торган суд карарларының сыйфатына йогынты ясамый. Статистика игълан иткәнчә, федераль судьялар 136 җинаять, 591 гражданлык эш һәм 1924 башка суд эшләре тикшерде, мировой судьялар - 197 җинаять, 3183 гражданлык эше, 1887 административ материал.
    - Сезнең карашка, гражданлык эшләренең кайсы төрләре проблемалы һәм киң таралган?
    - Мировой судьялар тикшергән гражданлык эшләренең күбесе (588 эш) торак-коммуналь хезмәтләр, җылылык һәм электр энергиясеннән файдаланган өчен бурычны түләтүгә бәйле, физик затларга салым органнарының дәгъвасы буенча - 948 эш, эш бирүчеләргә хезмәт хакы түләтү буенча - 996. Федераль судьялар тикшергән гражданлык эшләренең өчтән бере (190) милеккә хокукны рәсмиләштерү белән бәйле. Еш кына кешеләр мирас булган милекне вакытында теркәмиләр, яки шәхесне раслаучы документларында ялгыш була.
    - Ирек Гыйльмегаянович, сез гражданлык һәм җинаять эшләрен тикшерәсез. Иң еш очрый торган нинди төр эшләр хәтерегезгә уелып калды?
    - Узган елда суд тарафыннан балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять эшләгән берничә шәхес хөкем ителде. Андый гамәлләр теләсә кемдә тискәре реакция тудыра. Әмма шуны истә тотарга кирәк, кыңгыр эш башкарганнар җәзасыз калмады, гаеплеләр зур срокка ирегеннән мәхрүм ителде.
    - Кемнәр суд эскәмиясенә еш эләгә?

    - Кызганычка каршы, яшүсмерләр суд эскәмиясенә еш эләгә. Кагыйдә буларак, алар элек хөкем ителгәннәр, эшсезләр, башкалар хисабына баерга теләүчеләр, үз кереме булмаганнар. Соңгы елларда күп җинаятьләр исерек эшләнә. Җинаятьченең һәр икенчесе диярлек исерек килеш хәлдә кыңгыр эш башкара.
    Һичшиксез, еш кына башка чарасы калмаганнар җинаять эшли. Мисал өчен, мин ялгызы бала тәрбияләүче котылгысыз хәлдә калып, ындыр табагыннан орлыкка дигән биш капчык арпаны урлаган 47 яшьлек хатын турында эш тикшердем. Зыян 1417 сум тәшкил иткән. Ике якны килештереп, җинаять эше туктатылды. Һәр эштә кеше, шәхес турында сүз бара һәм судья, барлык мәгълүматны, җинаятьнең үзенчәлеген исәпкә алып, аның язмышын хәл итәчәк карар чыгара.
    - Ирек Гыйльмегаянович, сездә гаепләнүне кире кагу элеккечә өстенлек итәме яки закон үзгәрү белән суд карарларыда үзгәртеләме?
    - Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2002 елда РФ Җинаять-процессуаль кодексы кабул ителү белән ике як ярышу принципы беркетелде, аның нигезендә суд, гадел хөкем чыгарып, гаепләүче яклы һәм яклаучы ягында да булмый (РФ ҖПКның 8 нче һәм 15 нче маддәләре). Судья карар чыгарганда, Россия Федерациясе Конституциясенә һәм законга гына буйсына.
    Шуның өстенә, җинаять закончалыгын гуманлаштыру хокук куллану практикасына йогынты ясамый калмый. Карар чыгарганда, суд, эш буенча барлык мәгълүматны, җәзаны йомшартучы хәлләрне, шулай ук зыян күрүчеләр фикерен дә искә ала. Әйтеп үтәргә кирәк, 2011 елда гына мировой һәм федераль судьялар тарафыннан 135 җинаять эшен тикшерү туктатылды. Статистика буенча, суд каршына басучы һәр дүртенче кеше залдан ирекле булып чыга. Алда искә алынган гаепләүне кире кагу суд статистикасында расланмый.
    - Коррупциягә каршы торуга сезнең фикерегез?
    - Коррупция - безнең җәмгыять өчен куркыныч. Соңгы елларда Россиядә аның белән көрәш аеруча актуальләште. Милли закончалыкны әлеге мәсьәлә белән бәйле халыкара актлар белән тиңләштерәләр. Әмма, әгәр дә җәмгыять аңа нигезләнгән кагыйдәләр белән яшәргә риза икән, теләсә нинди закон мәгънәсен югалта. "Әхлаксыз сәясәт - ул массалы амораль яшәешкә китерүче әхлаксыз җәмгыятьнең иң начар күренеше, ә амораль яшәеш җинаятькә һәм аны аклауга этәрә", - дип язган күренекле галим-юрист И.Карпец.
    Чыннан да коррупциягә каршы көрәштә иң мөһим чараларның берсе - бу халыкның хокукый мәдәниятен күтәрү һәм балаларга хокукый тәрбия бирү. Шундый юл белән генә җәмгыятьне мораль яктан чистартып була. Шуны аңлау мөһим, балаларда законга, традицияләргә, гаделлеккә хөрмәт формалаштырып кына калмыйча, хокук бозучыларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә дә кирәк. Шулай булганда гына, минем уйлавымча, дәүләттә коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшергә мөмкин.
    Суд власте органнары, үз чиратында, әлеге проблемалардан читтә калмыйлар, яшүсмерләрнең хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларда катнашалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: