Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк больницасына яңа баш табиб билгеләнде

25 июньдә районга эш визиты белән килгән ТР сәламәтлек саклау министры Әдил Вафин район үзәк больницасы коллективына яңа баш табиб Олег Вильевич Сабаевны тәкъдим итте. Элек Олег Вильевич Яр Чаллының 5 нче больницасында ЛОР бүлеге мөдире булып эшләгән. 2012 елда иң яхшы отоларинголог булып танылган. Визиты барышында министр район башлыгы...

25 июньдә районга эш визиты белән килгән ТР сәламәтлек саклау министры Әдил Вафин район үзәк больницасы коллективына яңа баш табиб Олег Вильевич Сабаевны тәкъдим итте.

Элек Олег Вильевич Яр Чаллының 5 нче больницасында ЛОР бүлеге мөдире булып эшләгән. 2012 елда иң яхшы отоларинголог булып танылган.
Визиты барышында министр район башлыгы Игорь Привалов озатуында амбулатория бинасындагы ремонт эшләре барышы белән танышты. Больницаның беренче каты пациентларны кабул итәргә әзер диярлек. Аларның уңайлыгы өчен биредә кабул итү бүлмәсе, ашыгыч ярдәм бүлекчәсе, диагностика кабинеты эшләячәк. Хирургия бүлекчәсе урнашачак бишенче катта ремонт бара.
Министр медицина хезмәткәрләре белән киңәшмәдә Олег Сабаев җитәкчелегендә коллектив хәл итәргә тиешле бурычларны билгеләде.
- Иң элек халык белән профилактик эшнең сыйфатын күтәрергә, башлангыч стадиядә авыруларны ачыкларга, сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалауны алып барырга кирәк, - диде Әдил Юнысович, министрлыкның больница җитәкчелегенә сәламәтлек саклау челтәрен модернизацияләү, районда "Аммоний" гиганты төзелүне һәм халык саны артуны исәпкә алып, хастаханәне заманча цифрлы җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырып.
Лариса Кривилева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ќђмгыять Баш табиб