Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Районда 2020 елның беренче пары

    Арина һәм Виктор Новиковлар булды.


    Виктор һәм Арина ЗАГСта тантаналы төстә язмышларын бәйләделәр.

    – Юлларыбыз Татарстан һәм Удмуртия чигендә кисеште, – дип елмаялар яңа өйләнешүчеләр.

    Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева яшьләргә бәхет теләде. ТАССРның 100 еллыгына истәлек билгесе һәм чәчәк бәйләме изге теләкләргә өстәмә булды.

    – Әлеге медальне кабул итү дулкынландыргыч һәм җаваплы, – дип фикерләре белән уртаклашалар Новиковлар. – Безнең гаиләнең тарихы Татарстан өчен мөһим булган дата белән бәйле вакыйгадан башланачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: