Районда дөньяда тиңдәше булмаган газлы моторлы “Палесс” КЗС-4118к комбайнына кыр сынаулары уздырыла
Дөньяда бердәнбер
– Мондый комбайн дөньяда юк. Белоруссиядән безнең районга килешү буенча әлегә нибары бер “кыр корабы” кайтарылган. Безнең басу-кырларда техникага сынау уздырыла, аның йомгаклары буенча газлы моторлы ягулыкта комбайнны куллану өлкәсендә арытаба хезмәттәшлек турында беркетмә имзалау планлаштырыла. Файдасы күз алдында. Солярканың бер литры 40-42 сум тора, газлы моторлы ягулыкныкы – 16 сум, – дип аңлатма бирде район башлыгы Валерий Чершинцев.
Июльдә Менделеевск районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Гомель шәһәрендә узган газлы-моторлы комбайнны тәкъдим итү семинарында катнашты. Аның йомгаклары буенча Менделеевски районында комбайнны тестлаштыруны үткәрү турында беркетмә имзаланды. Ул “Менделеев-Агро” хуҗалыгында арпа, бодай, кукуруз һәм башка бөртекле культураларны урып-җыюга сынау уза.
14 сентябрьдә Татарстан республикасы аграрийлары өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашуында семинар оештырылачак. Максат – комбайн һәм аның эше белән танышу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев