Районда куркынычсызлык мәсьәләләре көн үзәгендә
Хакимияттә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы булды. Аны Валерий Чершинцев үткәрде.
Елга, күлләрдә су коену темасы бүгенге көндә аеруча актуаль. Республика массакүләм матбугат чаралары көн саен яңа бәхетсезлек очрагы турында хәбәр итәләр. Безнең районда профилактик рейдлар оештырыла, менделеевлыларга 106 белешмәлек өләшенде, 10 меңнән артык кешене колачлаган әңгәмәләр үткәрелде.
Район башлыгы мәктәпләрдә янгынны булдырмау, балаларның иминлеген тәэмин итү буенча актив эшләргә чакырды. Чершинцев сүзләренчә, мәктәпләр янгын сүндерү хезмәткәрләренең даими контролендә булырга тиешләр.
– Безнең укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге – иң мөһиме, шуның өчен янгын сигнализациясен сайлауга һәм урнаштыруга зур җаваплылык белән карарга кирәк, − дип белдерде җитәкче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев