Районда «Торак йортларда куркынычсызлык атнасы» тәмамланды
Янгыннан саклау һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иминлекне тәэмин итү максатыннан, йортлар буенча йөреп чыктылар.
Алар янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләделәр, халыкка тематик белешмәлекләр һәм листовкалар өләштеләр. Аеруча күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән гражданнар, алкоголь кулланырга яратучылар яшәгән урыннарда булуга зур игътибар бирелде.
– 70 яшьтән өлкәнрәк, берүзләре генә яшәүче 11 йорт хуҗалыгында автоном янгын белдергечләре (янгыннан кисәтү җайланмасы) урнаштырылды, – ди район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Максим Скоробогатов, – янгын чыгуны белдерүче җайланма юнәтү һәм аларны урнаштыруга акча район башлыгы Валерий Чершинцев боерыгы буенча район бюджеты средстволарыннан бирелде. Шуны билгелисем килә, извещатель кечкенә генә булса да, файдасы зур. Практика күрсәтүенчә, үзвакытында янгын турында хәбәр итүче сигнал бирелүе күп кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев