Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Редакциядә «Җиңү варислары» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

    Проектта төрле яшьтәге менделеевлылар катнашты. Газетада һәм барлык интернет-чыганакларда 60 тан артык эш урнаштырылды.

    – Без катнашучыларның барысына да кызыклы фикерләр һәм материаллар өчен рәхмәтле, – дип ассызыклады проект җитәкчесе Лиля Әхмәтҗанова. – Шәһәр һәм район халкының проектны хуплавы куанычлы күренеш. Бу – безнең үсеп килүче буын белән зур эш.

    Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм концлагерь тоткыны Михаил Чаговский яшьләрдә Бөек Ватан сугышы темасына үзенчәлекле караш тәрбияләргә кирәклекне билгеләделәр.

    – Кызыксыну булырга тиеш, чөнки яшьләр – безнең киләчәгебез һәм ул канкойгыч вакыйгалар турындагы истәлекләрнең ничек саклануы аларга бәйле, – диде Любовь Ионовна.

    Проект икенче ел рәттән үткәрелә, эшләрне кабул итү апрельдә башланды. кыска гына вакыт аралыгында күп санда видеороликлар һәм хикәяләр, фотосурәтләр белән кулъязмалар, шәһәрлеләрнең ветераннар турында язылган гаилә истәлекләрен, хәрби теманы яктырткан рәсемнәр һәм шигырьләр алдык.

    Бәзәкә мәктәбе укучысы Алина Нуретдинова тарих укытучысы Регина Шабалина белән проектта катнашу өчен Бөек Ватан сугышы ветераны Зайнак Әһлиев белән әңгәмә әзерләгән. Аралашу 6-7 нче сыйныф укучылары белән узган.

    – Ролик 13 минут дәвам итә, телефонга төшердек, – ди Алина. – Очрашуга алдан әзерләндем, сорауларны уйладым, Регина Николаевна белән киңәшләштем. Ветеран сорауларга бик теләп җавап бирде. Зайнак Әһлиевич, башка бондюглылар кебек, кыю һәм тәвәккәл солдат булган.

    Иске Гришкин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә үз эшләрен юллаганнар. Тәрбияче Эльвира Иванова аларның зур тырышлык белән рәсемнәр һәм апликацияләр әзерләве турында әйтте. Әлеге мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүче дүрт яшьлек Яна Воробьёва әнисе белән шигырь ятлаган, редакциягә телефон аша язмасын юллаган. Һәм мондый тарихлар күп.

    Ә.Ахунов исемендәге халык театрында катнашучылар вакыйгага ритм өстәделәр. Кунаклар нәфис сүз осталарының чыгышыннан алган уңай тәэсирләрен яшермәделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: