Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакциягә хатлар күп килә

Сезнең игътибарга шуларның берсен тәкъдим итәбез. Фәрваз Галиев күпкырлы кеше иде, дип яза Мәүлет Хисамиев.

1986- 2006 елларда спорт һәм физкультура комитетын җитәкләдем. Ул вакытта минем эш машинам да, кул астындагы кешеләрем дә юк иде. Ләкин спорт үсеше эшенә җәмәгатьчеләрне җәлеп иттем. Әнә шулай утыздан артык кеше җыелды. Алар арасында врач-стоматолог Фәрваз Галиевны билгелисем килә. Аның турыдан-туры яклавы һәм йогынтысы ярдәмендә чаңгы узышлары, җиңел атлетика, футбол, волейбол, милли көрәш һәм спортның башка төрләре буенча массакүләм ярышлар үткәрдек. Аеруча авылларда яшәүчеләрне җәлеп итеп үткәрелгән «Кышкы Сабантуй» бик популяр булып саналды.

Фәрваз Нурлыгаянович үзе дә яхшы спортчы иде, марафон йөгерешләрендә катнашты. Шуның өчен Менделеевскида кече марафон үткәрү фикере район халкы күңеленә хуш килде. Проектның дүрт ел буена гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә йөзләгән менделеевлы, шулай ук күрше районнардан, Можгадан катнашучылар 21,5 чакрымлы дистанцияне йөгерделәр.


Фәрваз Галиевның оештыру сәләте спортның төрле төрләре буенча командалар оештырып, аларны республика ярышларына алып чыгу мөмкинлеге бирде.

Фәрваз Нурлыгаянович минем күңелемдә шундый күпкырлы кеше булып истә калды – намуслы табиб-стоматолог, райондагы спорт тормышының инициаторы, үз гаиләсенең ышанычлы тылы. Кызганыч, ул безнең арабыздан иртә китте – бүген, 18 сентябрь көнне Фәрваз Галиевка 62 яшь тулган булыр иде.

Фото М.Хисамиев архивыннан
Милли көрәш буенча җыелма команда. 1990-2000 еллар. Ф.Галиев икенче рәттә сулдан беренче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев