Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ремонт эшләре контрольдә

Район башлыгы И.Привалов Фомин, Химиклар урамнарындагы 21, 11 нче йортлардагы капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу объектларда эшләр Карпов исемендәге химия заводы подряд оешмасына йөкләнгән. Заводның генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Р.Габдуллин белдерүенчә, җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы, канализация алыштырылды. Электр щитларын яңарту эшләре башланган. Подвалга...

Район башлыгы И.Привалов Фомин, Химиклар урамнарындагы 21, 11 нче йортлардагы капиталь ремонт барышы белән танышты.
Бу объектларда эшләр Карпов исемендәге химия заводы подряд оешмасына йөкләнгән. Заводның генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Р.Габдуллин белдерүенчә, җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы, канализация алыштырылды. Электр щитларын яңарту эшләре башланган. Подвалга төшеп, андагы эчке инженерлык челтәре торышын караганнан соң, район башлыгы фатирларда ремонт сыйфаты белән кызыксынды. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр атаган кимчелекләрне бетерү кирәклеген ассызыклады һәм проблемалы мәсьәләләрне контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары информация

2
X