Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ремонт – көн кадагындагы мәсьәлә

    Шушы көннәрдә журналистлар төркеме ясалып бетмәгән ремонт программасына кергән Фомин урамындагы 24 нче йортта булды. 16 подъездлы йортта Карпов исемендәге химия заводының төзелеш-ремонт бүлекчәсе хезмәткәрләре эшли. Төшке аштан соң бар җирдә эш кайный. - Ремонтка апрельнең беренче яртысында керештек. Тапшыру вакыты - 1 сентябрь, - дип сөйли бригадасында 15 кеше...

    Шушы көннәрдә журналистлар төркеме ясалып бетмәгән ремонт программасына кергән Фомин урамындагы 24 нче йортта булды.
    16 подъездлы йортта Карпов исемендәге химия заводының төзелеш-ремонт бүлекчәсе хезмәткәрләре эшли. Төшке аштан соң бар җирдә эш кайный.
    - Ремонтка апрельнең беренче яртысында керештек. Тапшыру вакыты - 1 сентябрь, - дип сөйли бригадасында 15 кеше булган мастер Владислав Краснов. - Планда - түбәне алмаштыру, буяу-бизәү һәм фасад эшләре.
    Тәҗрибәле балта осталары Валерий Фёдоров һәм Фаил Саттаров өченче подъездда ишекләр алыштыралар. Штукатур-буяучылар бригадасы икенче катта бизәү эшләре белән шөгыльләнә. Светлана Чугунова стеналарны шкурка белән тигезли, Елена Пермякова һәм Гүзәлия Шакирова аларны буярга әзерлиләр. Почмактагы подъездда электрчылар Мөхәмәтнур Габдуллин, Мөхәмәтнур Шакиров, Әдил Шакиров электр щитларын алмаштыралар.
    Йортта яшәүчеләр эскәмиядә утыра. Иң тикшерелә торган темаларның берсе, билгеле инде, ремонт.
    - Йортыбызның матурлануын күзәтү бик күңелле. Бригада эшеннән канәгать. Эшне вакытында башлыйлар һәм тәмамлыйлар, вакытлы уңайсызлыкларга түзәргә була, - дип фикере белән бүлешә алтынчы подъездда яшәүче Булат Шаһабетдинов.
    Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры урынбасары Ринат Габдуллин ремонт эшләре барышының вакытында финанслауга бәйле булуын билгеләп үтте.
    "Нептун" идарәче компаниясендә хәбәр иткәнчә, тәмамланмаган ремонт программасына бу елда Профсоюзная урамының 3 нче йорты да керде. Химиклар урамының 3, 7 һәм 8 нче йортларында капиталь ремонт булачак.

    Вәсилә Мортазина

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: