Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Репрессия корбаннары хөрмәтенә

Узган атнада "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырылды. Ул һәр елны 30 октябрьдә үткәрелә. Бу көнне Советлар Союзы чорында репрессия афәтеннән зыян күргәннәрнең адресына авыр кайгыларын, зур хәсрәтләрен уртаклашу сүзләре яңгырады. Районның социаль яклау идарәсе начальнигы Ә.Салаватуллина кереш сүз белән...

Узган атнада "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырылды. Ул һәр елны 30 октябрьдә үткәрелә.
Бу көнне Советлар Союзы чорында репрессия афәтеннән зыян күргәннәрнең адресына авыр кайгыларын, зур хәсрәтләрен уртаклашу сүзләре яңгырады.
Районның социаль яклау идарәсе начальнигы Ә.Салаватуллина кереш сүз белән чыгыш ясап, гаепсез зыян күргән, корбан булган илебез гражданнары арасында безнең төбәктән дә бихисап булганнары турында билгеләп үтте. Һәлак булганнар хөрмәт белән бер минутлык тынлык ярдәмендә искә алынды.
Әлеге чарада дистәдән артык сәяси репрессия корбаны булганнар катнашты. Ветераннар өчен "Өмет яры" үзәгенең психологы А.Колпакова җитәкчелегендә "Күңелле гимнастика", шифалы үлән чәе эчү оештырылды. "Түгәрәк өстәл" артында уздырылган әңгәмә барышында өлкән яшьтәгеләр торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия билгеләү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Сәхнәдә В.Аничкин җитәкчелегендәге "Яңа шәһәр" төркеме концерт белән чыгыш ясады. Тамашачыларның хәтта күзләре яшьләнде, хатирәләре яңарды. Чараның йомгаклау өлешендә ветераннарга истәлекле бүләкләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Љмет яры