Республика вәкиле Алексей Савельчев Карпов ис. химзаводта булды
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, район башлыгы Валерий Чершинцев Л.Карпов исемендәге химия заводында булдылар.
Җитәкчеләр предприятиенең хезмәт коллективы белән очраштылар һәм үзара аралаштылар. Башкарма директор Марат Шәмсин Алексей Савельчевны химзавод эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу барышында «Карпов концерны» заводының технологик процессына тонерлар эшләп бирү буенча линия, лазер принтерлары һәм күпфункцияле җайланмалар өчен тәгаенланган картриджлар җитештерү өчен мәйданчык өстәү турында сөйләштеләр. Предприятие 80нән артык эш урыны булдыруны планлаштыра.
Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны агымдагы елның сигез аенда районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды.
Ахырда А.Савельчев заводлыларга яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Карпов ис. химзавод – яңа өстенлекләр һәм мөмкинлекләр. Биредә җитештерүнең җәелдерелүе, өстәмә эш урыннары булдырылуы, инновацион өйрәнүләр һәм тикшеренүләр алып барылуы шатландыра. Предприятиенең киләчәктә үсешен, чәчәк атуын һәм яңа уңышларга ирешүен телим, – диде ул.
Фото: А.Шишкина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев