Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Республика затлары» проектын Минтимер Шәймиев күргәзмәсе ачты

Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды.

«Россия — минем тарих» мультимедиа паркын «Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклы башлады.

Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган күргәзмә 26 залдан тор. а ган күргәзмә. Фото- һәм видеоматериаллар 133 экранда тәкъдим ителә. Анда Минтимер Шәймиевнең шәхси материаллары урын алган — партиягә керү турында гариза, эш өстәле һәм кулдан язылган автобиография һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең беркайчан да авырлыклардан, халык белән ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкмавын билгеләде. «Аның үз фикере булды һәм бар һәм ул аны кыюлык белән җиткерә белә. Зирәклегенә һәрвакыт сокланабыз. „Йомшак нервлар белән хакимияткә керергә ярамый“, дип әйткәне әле дә истә», — диде ул.

Мөхәммәтшин күргәзмә ачылышында Минтимер Шәриповичка аның дәресләре һәм ул еллардагы ярдәме өчен рәхмәтле булуын белдерде.

Ачылышта Минтимер Шәймиев алып барган сәясәтнең республикада тотрыклылык һәм гражданлык татулыгын саклап кала алуы хакында әйтелде. Татарстанның беренче президент җитәкчелегендә уңышлы һәм үсеш кичергән территория булуы билгеләп үтелде.

Күргәзмә «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча өч бүлектән тора. Биредә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото- һәм видеоматериаллар бар.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләвенчә, күргәзмә ун көн дәвам итәчәкген әйтте. Күргәзмәгә керү бушлай.

Белешмә. «Россия — минем тарих» паркы (Оренбург тракты, 8) 2017 елда федераль проект буларак ачылган, ул РФ Президенты Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Күргәзмә ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика фонды ярдәмендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев