Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республиканың Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авылы 11 миллион сум акча алачак

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча бәйге уза.

Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 миллион сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

– Мондый бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җиде ел элек игълан ителде. Шул вакыттан бирле бу хәрәкәт елдан-ел чикләрен киңәйтә. Ул үз эченә безнең муниципаль районнар эшчәнлегенең теге яки бу өлкәсендәге кызыклы һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, креатив карарларны ала, – диде Фомин. – Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Төркемнәргә ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләр, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X