Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рейдлар башланды

1 апрельдән республика күләмендә шәһәр һәм авыллар торак пунктларын санитар чистарту икеайлыгы игълан ителде. Аның кысаларында һәр оешма, предприятие, учреждение үз карамагындагы территорияләрне чүп-чардан арындырырга, чистартырга һәм төзекләндерергә тиеш. Шул уңайдан районның махсус комиссиясе рейд оештырды. Шәһәрдәге ике дистәдән артык сәүдә ноктасы, чәчтарашханәләр территорияләре тикшерелде. Аерым учреждениеләр җитәкчеләренең бу эшкә...

1 апрельдән республика күләмендә шәһәр һәм авыллар торак пунктларын санитар чистарту икеайлыгы игълан ителде.
Аның кысаларында һәр оешма, предприятие, учреждение үз карамагындагы территорияләрне чүп-чардан арындырырга, чистартырга һәм төзекләндерергә тиеш.
Шул уңайдан районның махсус комиссиясе рейд оештырды. Шәһәрдәге ике дистәдән артык сәүдә ноктасы, чәчтарашханәләр территорияләре тикшерелде. Аерым учреждениеләр җитәкчеләренең бу эшкә салкын каравы ачыкланды. Нәтиҗәдә берничә сәүдә ноктасына, җитешсезлекләр күрсәтелеп, акт төзелде. Комиссия карары буенча хуҗаларына штраф салыначак.
Менделеевлыларны чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә актив катнашырга өндибез. Бу эштә һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш, чөнки шәһәр - уртак йортыбыз, аның чисталыгы җыештырудан бигрәк чүпләмәүгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары информация