Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Рәхмәт әйтергә сәбәп

    Дүшәмбе көнне районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе буенча комиссия рәисе урынбасары Рафил Ногуманов катнашында район Советының 41 нче утырышы булды. Процедуралы мәсьәләләр буенча карарлар кабул иткәч, депутатлар алты мәсьәләдән торган көн тәртибен тикшерүгә керештеләр. Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцевның ТР Дәүләт Советы...

    Дүшәмбе көнне районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе буенча комиссия рәисе урынбасары Рафил Ногуманов катнашында район Советының 41 нче утырышы булды.
    Процедуралы мәсьәләләр буенча карарлар кабул иткәч, депутатлар алты мәсьәләдән торган көн тәртибен тикшерүгә керештеләр.

    Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцевның ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногумановка район үсеше буенча стратегик бурычларны хәл итүдә уртак эшчәнлеге, йогынты күрсәткәне, депутатлык эшчәнлеге чорында туган изге мөнәсәбәтләр өчен хакимиятнең Мактау грамотасын тапшыруы депутатлар утырышының кульминацион мизгеле булды. Шул ук вакытта район җитәкчесе яңа чакырылышта Рафил Габтрафиковичның "Бердәм Россия" партиясе линиясе буенча Чистай районы кураторы булачагын әйтте.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: