Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Ханбиков:Менделеевскиның киләчәге бар

3 октябрьдә муниципалитет залында ТР Дәүләт Советының Менделеевск сайлау округы буенча депутаты Ринат Ханбиков район активы белән очрашты. Очрашуда аның киңәшчесе Рөстәм Гафаров һәм район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин да катнашты. Л.Кривилёва Ринат Сәгыйтович закон кысаларында сайлаучылары алдында башкарылган эшләр турында отчет ясады. - Халык алдында башкарылган эшләр турында сөйләгәндә,...

3 октябрьдә муниципалитет залында ТР Дәүләт Советының Менделеевск сайлау округы буенча депутаты Ринат Ханбиков район активы белән очрашты. Очрашуда аның киңәшчесе Рөстәм Гафаров һәм район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин да катнашты.
Л.Кривилёва
Ринат Сәгыйтович закон кысаларында сайлаучылары алдында башкарылган эшләр турында отчет ясады.
- Халык алдында башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, болар гына җитмидер кебек тоела. Хәер, башкарылганнар аз түгел. Бу процесс өзлексез дәвам итә, беренче чираттагы бурычларны билгеләп, алга таба атларга гына кирәк, - диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Районда эшчәнлек дәверендә торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле күп проблемаларны хәл итүгә ирешелде. Иң мөһиме, җылылык һәм су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү буенча күләмле эш башкарылды. Торбалар махсус технология буенча салынды, алардан файдалану вакыты - 50 ел. Бу киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге тудыра. Агымдагы елның мартында су магистралендә җитди авария нәтиҗәсендә Алабуга шәһәре өч көнгә сусыз калды. Мондый хәлне алдан күреп, без Менделеевскины су белән тәэмин итә торган торбаны алыштырдык.
Киләчәктә безнең эш фронты - 27 елдан артык файдаланыла торган үзәк котельный. Без шуны ачыкларга тиеш: яңаны төзергәме яки искесен үзгәртеп корыргамы?
Сорау - акча каян алырга?
Инвестицияләр беркайдан да килмәячәк. Бу эштә безгә беркем дә ярдәмче түгел. Без халыкның аңлавына гына өмет итә алабыз. Безнең үтенеч: тарифларны хуплау. Әгәр бездә финанс җитәрлек булса, торак-коммуналь хуҗалык хезмәте белән бәйле күбрәк проблеманы хәл итә алырбыз. Бу сферада проблема булмас дип ышандырып әйтә алам. Без аның өстендә эшләячәкбез.
Хәйрия турында күп сөйлисем килми. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү - безнең әхлакый җаваплылык. Бу максатларга 20 миллион сумнан артык сарыф ителгән. Ярдәм һәм йогынты күрсәтү турында хатлар төрле төбәктән килә. Без беркемнең дә үтенечен кире какмыйбыз. Мәктәпләрдә спорт мәйданчыклары төзибез, балалар шәһәрчекләре урнаштырабыз. Балалар һәм әти-әниләр безнең эшебезне бәялиләр.
промышленность - икътисад базисы
Промышленность теләсә кайсы районның икътисадый базисы булып тора. "Менделеевсказот" предприятиесендә җитештерүне яңартуга күп көч куйдык. Завод зур чыгымнар китерә, чөнки төп чимал - аммиакның бәясе соңгы продукт - аммиак селитрасы бәясеннән артып китә иде.
Шулай да конкурентлар белән җитди көрәштә җиңү яуладык. Бүгенге көндә "Менделеевсказот" шәһәр төзелешенә өлеш кертүче төп предприятиеләр исемлегендә. Төзелә торган "Аммоний" заводы язмышын хәл итү дә катлаулы мәсьәлә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Россия Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә проектны инвестицияләү турында алдынгы чит ил компанияләре белән контракт килешүенә ирешелде.
Рөстәм Нургалиевич бюджеттан 20 млн. доллар акча бүлеп бирде. Калган 96 проценты заемга алынды. Аны чит илгә кайтарырга кирәк. Әмма без ышанабыз, озакламый бу чыгымнар үзләрен аклар.
Завод төзелгәннән соң, ул Татарстанда гына түгел, Россиядә дә икътисадый күрсәткечләр буенча өстенлек алачак.
Без Казан химия-технология университетында белгечлек алган яшьләрне яңа предприятиедә көтәбез.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәм: "Менделеевск кече шәһәрләр рәтенә керә. Алдынгы илләрдә кешеләр зур булмаган шәһәрдә яшәргә омтыла, анда экологик хәл һәм җинаятьчелек торышы имин. Мин барыгызны да шәһәр һәм балаларыгыз хакына эшләргә өндим. Әгәр аларны бәхетле тормыш көтә икән, безнең дә киләчәгебез өметле".
безнең депутат
Киңәшчесе Рөстәм Гафаров Ринат Ханбиков адресына изге сүзләр юллады:
- Без ТР Дәүләт Советына Менделеевск сайлау округыннан сайланган күп депутатларны хәтерлибез. Хәтта союз билгеләнешендәге халык депутаты да бар иде. Ләкин, әхлакый ярдәмнән башка, алардан бернинди реаль эшләр булмады.
Ринат Сәгыйтович - сүзендә тора белә торган кеше. Ул финанс кризисының иң авыр вакытларында район предприятиеләренә ярдәм итте. Газдан файдаланган өчен вакытында түләү мөмкинлеге булмаганда да.
Коммуналь хуҗалык өлкәсендә күләмле эш башкарылды.
Аның бу хуҗалыкны нинди хәлдә кабул итүен онытмаска кирәк: шәһәрдә салынган торбалар тулаем диярлек таушалган иде. Җир өстеннән сузылганлыктан, алар күбрәк һаваны җылыттылар. Ә күпме аварияләр булды, санап бетерерлек түгел.
Р.Ханбиков ярдәме белән без икътисадый үсеш юлыннан атлыйбыз, "Менделеевсказот"та җитештерү саклап калынды, аммиак җитештерү буенча югары технологияле "Аммоний" заводы төзелә.
Шулай булгач, аның төп казанышы шунда, тарихи Бондюг җирендә кабат химия промышленносте җәелдерелә. Безнең төбәктә химия заводын төзегән купец Ушковлар династиясен бүген изге сүзләр белән искә алабыз. Ә бездән соңгы буын: "Әле тагын Ринат Ханбиков булды..." дип әйтер.
Зал чыгыш ясаучыны көчле алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск районы Ринат Ханбиков