Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәт өчен штраф – 30 мәртәбә күбрәк

9 декабрьдә илебездә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата - коррупция белән бәйле проблемалар турында уйланырга сәбәпче. Бүгенге көндә ришвәтчелеккә каршы көрәш бик кискен тора. Коррупция - җинаятьчелекнең яшерен төре, димәк, аның белән көрәштә профилактика, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында да аңа бәйле эшләрне яктырту кирәк. Гаепләнүче...

9 декабрьдә илебездә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата - коррупция белән бәйле проблемалар турында уйланырга сәбәпче.
Бүгенге көндә ришвәтчелеккә каршы көрәш бик кискен тора. Коррупция - җинаятьчелекнең яшерен төре, димәк, аның белән көрәштә профилактика, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында да аңа бәйле эшләрне яктырту кирәк. Гаепләнүче көлкеле сумма, мисал өчен 30 мең сум белән, эләккән очракта түгел. Миллионнар белән исәпләнгән зур суммалар һәм вазифаи җитди җинаятьләр турында язарга кирәк. Хокук саклау органнары мәгълүматында кече һәм урта бизнес вәкилләре, күзәтчелек ведомстволары инспекторлары, контора хезмәткәрләре һ.б. тарафыннан закон бозу коррупцион җинаять дип атала. Прокурор Айрат Галимәрдәнов билгеләп үткәнчә, районда коррупция белән бәйле маддәләр буенча җинаять эшләре кузгатылмады. Февральдә узган елда кузгатылган эш буенча суд булды. Ул күзәтчелек органы җитәкчесен вазифаи вәкаләтләреннән читкә чыкканы өчен бер ел сынау вакыты һәм штраф белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.
Ришвәтчелек өчен җәзаны катгыйландыру буенча РФ Җинаятьләр кодексына төзәтмәләр кертү көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Акчага мәхәббәт куркудан көчлерәк булып чыкты. Әҗер алырга теләүчеләр дә кимеми. Бүгенге көндә коррупцияне профилактикалауга юнәлеш алынды. Бу максатта "электрон хөкүмәт" системасы гамәлгә кертелде. Ул дәүләт һәм муниципаль власть органнары эшчәнлегенә ачыклык кертә. Дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә бирү механизмы, ныграк соралган хезмәтләр, дәүләт ихтыяҗларын сатып алу өчен "бердәм тәрәзә" системасы эшли. Дәүләт хезмәткәрләре һәм аларның якыннарының керемнәре, милке турында мәгълүмат бирү профилактик чараларның берсе булып санала.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе шәхси состав тарафыннан закон бозуны профилактикалау үткәрә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау һәм кисәтү, квалификацияле имтиханнар кабул итү, транспортларны теркәү, юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү - коррупция куркынычы булган эшчәнлек төрләре. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев билгеләп үткәнчә, күпьеллык эшәнлекне анализлау шуны күрсәтә: еш кына коррупция килешүе төзүнең инициаторлары шофёрлар үзләре була. Вазифаи шәхесне акчалата яки башка бүләк белән алырга күндерү өчен РФ Җинаятьлр кодексының 291 нче маддәсендә каралган ришвәт биргән өчен җинаять җаваплылыгына тарту яный. Аның өчен ришвәт суммасыннан 15тән 30 мәртәбә артык күләмдә штраф, яки өч елга кадәр мәҗбүри эш, яки бүләктән ун мәртәбә күбрәк суммада штраф белән ике елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнә.
Әгәр ришвәт зур суммада булса, җәза да катгыйлана: мисал өчен, вазифаи вәкаләт чикләреннән чыккан өчен максималь җәза ун елга иректән мәхрүм итү, ришвәт алган өчен - 12 елга.
Җәй көне Эчке эшләр министрлыгының махсус службасы хезмәткәрләре тарафыннан республика районнарының берсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә 50 мең сум ришвәт бирергә омтылган шофёр тоткарлана. Ул алдагы көнне исерек килеш руль артына утырган өчен тотылган була. Ришвәт бирүчегә административ җәзадан качарга теләве өчен 1,5 миллион сум күләмендә штраф бирелә һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнә. Юл-патруль службасының барлык патруль машиналары куркынычсыз режимда эшләүче эчке һәм тышкы видеога төшерү функцияле видеорегистратор белән җиһазланган.
Әгәр сезнең юлыгызда чиста куллы булмаган чиновник, хокук саклау органы хезмәткәре очраса, кичектермичә коррупциягә каршы көрәш буенча "кайнар линия" телефонына шалтырата аласыз.

Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон