Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ришвәтчелек: алмаска һәм бирмәскә

    Ришвәтчелек белән көрәш бүгенге көндә җәмгыятьнең мөһим проблемаларының берсе. Ришвәтчелек, авыру кебек, җәмгыять системасын эчтән кимерә, икътисадны какшата, халыкның югары даирәләргә ышанычын киметә. Менделеевлылар ришвәтчелек һәм аның белән көрәш турында нинди фикердә - корреспондент Асия Мөхәммәтханова шәһәрлеләрдән шул турыда сорашты. Сафура Гафиятуллина, педагог: - Минем ришвәтчелеккә кагылышлы хәлләргә очраганым юк....

    Ришвәтчелек белән көрәш бүгенге көндә җәмгыятьнең мөһим проблемаларының берсе. Ришвәтчелек, авыру кебек, җәмгыять системасын эчтән кимерә, икътисадны какшата, халыкның югары даирәләргә ышанычын киметә. Менделеевлылар ришвәтчелек һәм аның белән көрәш турында нинди фикердә - корреспондент Асия Мөхәммәтханова шәһәрлеләрдән шул турыда сорашты.

    Сафура Гафиятуллина, педагог:
    - Минем ришвәтчелеккә кагылышлы хәлләргә очраганым юк. Шунысына шатмын, Россиядә һәм Татарстанда тынычлык, иминлек, тотрыклылык.
    Асия Шакирова, хезмәт ветераны:
    - Мин хәзер өлкән яшьтә. Үз гомеремдә беркемгә дә ришвәт биргәнем булмады. Намуслы, вөҗданлы кешенең күңеле саф, чиста, шуңа да ул ришвәт бирү кебек ваклыклардан өстен. Безнең заманда югары уку йортларына акча түләп керү булмады. Балаларым үз көчләре белән белем алдылар.
    Мин аларга училище, техникум һәм институтка керү өчен имтихан биргәндә үз белемегезгә таяныгыз, тулай торакка түләүгә, уку-язу әсбапларына, кием-салымга, ашау-эчүгә акча бирәм, ләкин ришвәт өчен түгел, дип әйттем. Аллага шөкер, барысы да белемле. Мин ришвәт алучыны түгел, ә бирүчене гаепле дип саныйм.
    Гөлназ Хафизова, татар китапханәсенең әйдәп баручы белгече:
    - Коррупция белән көрәш дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла. Ришвәтне бирүче дә, алучы да гаепле, дип саныйм. Мәсәлән, машина йөртүче юл йөрү кагыйдәсен боза һәм, акча биреп, җаваплылыктан кача. Икенче кыңгыр очракта да акча ярдәм итәр, дип уйлаячак. Институтта укыганда имтихан бирә алмаган курсташлар акчага яхшы билге алалар иде. Мин үз тырышлыгым белән укыдым. Ришвәтчелекнең тамырына балта чабу өчен, үтемле чаралар кулланырга кирәк.
    Альбина Попова, үзәк китапханә системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары:
    - Коррупция белән бәйле очракларга юлыкканым булмады. Әгәр кеше намуслы икән, ул беркайчан да ришвәт бирү һәм алу юлына басмаячак.
    Балага кече яшьтән әдәп һәм әхлак кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала туры юлдан тайпылмый. Без үскәндә октябрят, пионер, комсомол оешмалары бар иде. Аларда безне алдашмаска, тәртипле, намуслы, әдәпле, бер-берең белән дус, илебезнең чын гражданнары булып үсәргә өндәделәр.
    Бүгенге көндә балаларына дөрес тәрбия бирүдә көчләрен дә, вакытларын да кызганмаган ата-аналар булуына сөенәм. Кешене яхшылыкка, матурлыкка әйдәүче язучылар һәм шагыйрьләрнең балалар өчен язылган китапларын сорап килүче шәһәрдәшләребез шактый. Кече яшьтән сабый күңелен изгелеккә тарту, нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар булуын аңлату мөһим.
    Разия Гайнуллина, хуҗабикә:
    - Кайберәүләр ришвәтне чарасызлыктан бирергә мәҗбүр. Мәсәлән, каты авырып, тиз арада кирәкле табибка эләгү өчен. Танышларыбыз улларына ришвәт юлы белән машина йөртү таныклыгы алганнар иде. Тәҗрибәсез килеш машина руле артына утырып, авария ясады. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады. Димәк, түрәнең кулына акча салганчы, уйланырга урын бар...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: