Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үрнәк булып тәрбияләргә

Язның якты бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан муниципалитет залында район җитәкчелеге төрле елларда мәгариф учреждениеләрен җитәкләгән педагогик эшчәнлек ветераннары белән очрашты. Почетлы кунакларны сәламләп, Игорь Анатольевич райондагы хәлне кыскача характерлады, агымдагы елда хәл ителәсе бурычларны билгеләде. Ветераннарга үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. - Сез -...

Язның якты бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан муниципалитет залында район җитәкчелеге төрле елларда мәгариф учреждениеләрен җитәкләгән педагогик эшчәнлек ветераннары белән очрашты.



Почетлы кунакларны сәламләп, Игорь Анатольевич райондагы хәлне кыскача характерлады, агымдагы елда хәл ителәсе бурычларны билгеләде. Ветераннарга үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сез - районның алтын фонды. Үз үрнәгегез белән яшьләрне халкыбызның иң яхшы традицияләренә нигезләнеп, патриотик рухта тәрбияләүне дәвам итәсез. Сезнең зирәк фикерегез балаларга бик кирәк.
Район җитәкчесе хатын-кызларны - 8 Март, ир-атларны узган Ватанны саклаучылар көннәре белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераны, Менделеевск шәһәренең почетлы гражданины К.Муринга аеруча җылы котлау сүзләре яңгырады. Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина, ветеран-педагоглар советы рәисе Флера Садыйкова коллегаларына тәбрикләүләр юлладылар.
Мәгариф ветераннары Рәфкат Әхмәтов, Тамара Масленникова, Константин Мурин җавап сүзендә җылы кабул итүе өчен Игорь Приваловка рәхмәт белдерделәр, менделеевлыларның яшәеш дәрәҗәсен яхшырту максатында уңышлы эшчәнлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X