Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге өлкән буын вәкилләре өчен тагын ике аралашу үзәге ачты

17 октябрьдән Ютазы һәм Алексеевск районнарында өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәкләре эшли башлады, аларның миссиясе — өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын мөмкин кадәр сыйфатлы һәм файдалырак итү.

Үзәкләрне Ютазы районы клиент хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина һәм Алексеевск районы клиент хезмәте җитәкчесе Наталья Уфимцева, муниципаль районнар җитәкчеләре, Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәләре активистлары, шулай ук иҗтимагый партнер-оешмалар һәм иҗат берләшмәләре вәкилләре ачты.

Ике ачылыш та районнар өчен әһәмиятле вакыйга булып узды. Үзәккә беренчеләрдән булып килүчеләр өчен Ютазы районында Мәдәният йортының иҗат коллективлары: балалар хоры, музыкантлар һәм инструменталистлар чыгыш ясады, ә Алексеевскиның өлкән буын аралашу үзәгендә кунакларны «Кояшкай» хореография студиясенең яшь биючеләре каршы алды. Чара азагында өйдә пешерелгән ризыклар белән бергәләп чәй эчү оештырылды.

«Үзәк өлкән яшьтәге гражданнар өчен очрашу, эчкерсез аралашу урынына әйләнәчәк, анда гражданнар үз мәнфәгатьләре белән уртаклашачак һәм рухи яктан якын кешеләр табачак», — дип, фикерләре белән уртаклашты Илмира Салаватовна. 

Бүгенге көндә республикада өлкән буын вәкилләре өчен сигез аралашу үзәге эшли инде. Азнакай, Яр Чаллы, Буа, Баулы, Арча, Балык Бистәсе, Ютазы һәм Алексеевск районнарының клиент хезмәтләрендә Татарстан пенсионерларының ялын оештыру өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган: ял итү зоналары эшли, мини-китапханәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев