Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Россия Конституциясенә 20 ел

    "Юность" район мәдәният йортында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Залдагы беренче рәтләрдә урыннарны матур киенгән, дулкынланган мәктәп укучылары алды. Бүген аларга Россия гражданнары паспорты тапшырылачак. - Бу безнең өчен үзенчәлекле көн, - ди 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Хәсәнова, - без зур тормышка...

    "Юность" район мәдәният йортында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
    Залдагы беренче рәтләрдә урыннарны матур киенгән, дулкынланган мәктәп укучылары алды. Бүген аларга Россия гражданнары паспорты тапшырылачак.
    - Бу безнең өчен үзенчәлекле көн, - ди 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Хәсәнова, - без зур тормышка аяк басабыз. Сыйныфташларым Саша Манжин, Руслан Вәлиев та паспорт ала. Хәзер әти-әниләребез килеп җитәчәк.
    1 нче гимназия шәкерте Настя Тихонова тарих укытучысы Эльмира Вәлиева белән килгән.
    - Вакыйга икеләтә истәлекле, - ди Эльмира Баязитовна. - Чөнки үсмерләр паспортны илнең Төп законы кабул ителүнең 20 еллыгы көнендә алалар. Безнең гимназиядә бу датага багышланган чаралар циклы уза - парламент дәресләре, бәйге һәм башкалар. "РФ Конституциясен иң яхшы белүче" викторинасында 11 нче сыйныфтан Всеволод Гудовский беренче урын алды. Балаларга Конституция турында беренче белемнәр алтынчы сыйныфта бирелә.
    Тантаналы чара 1 нче гимназия хоры башкаруында Россия гимны белән ачыла. Алып баручы Виктор Никифоров билгеләп киткәнчә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы буенча, район мәктәпләрендә Россия Федерациясе гимны текстын белүгә бәйге бара.
    Менделеевлыларга Конституция көне уңаеннан район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин юллады. Рөстәм Зиннурович ТР буенча РФ ФМС идарәсе территориаль бүлеге начальнигы Елена Алиева белән районның 30 укучысына паспорт тапшырды.
    Залның алкышлавы астында сәхнәгә Илья Егоров, Анфиса Миронова, Рамин Гусейнов, Полина Коновалова, Владимир Кузнецов һәм башкалар күтәрелә. Аларга беренче документ белән бергә РФ Конституциясе тексты һәм истәлекле бүләк тапшырыла.
    Концерт программасында "Кристалл" ансамбле, Румия Зиннәтуллина, Галина Богданова, Денис Чернов, Инна Килеева һәм башкалар катнашты.

    Ольга Смолькова
    Рәис Сәхапов фотолары


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: