Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия матбугаты көнендә «Менделеевские новости» газетасы редакциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды

Халык сайланучысы иҗат коллективын һөнәри бәйрәме белән котлады һәм бердәм проектларны гамәлгә ашыруда инициатива күрсәтү өчен рәхмәт белдерде.

Халык сайланучысы иҗат коллективын һөнәри бәйрәме белән котлады һәм бердәм проектларны гамәлгә ашыруда инициатива күрсәтү өчен рәхмәт белдерде.
– Сезнең һәрберегезнең һөнәрилегегез һәм киеренке хезмәтегез ярдәме белән районка заман белән бергә атлый. Сез активлар, социаль челтәрләрне тиешле дәрәҗәдә алып барасыз, сезнең арттан күзәтәм. Басма матбугатны укырга яратам. Чөнки актуаль яңалыклар, аңлатмалар, фикерләр һәм фотосурәтләр белән бизәлгән яңа гына табадан төшкән газета менделеевлылар өчен ышанычлы һәм тугры матбугат чыганагы. Районка – мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү һәм бәхәсләшү өчен менә дигән мәйданчык. Бергәләп «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе» проектын гамәлгә ашыру өчен рәхмәт, анда сез бөтен район халкын игелекле һәм рәхмәтле укытучыларны барлауга җәлеп итәсез. Редакция коллективына киләчәктә дә иҗат уңышлары, яңа проектларны тормышка ашыруын, татар һәм рус телләрендәге газеталарның тиражы артуын һәм рәхмәтле укучылар булуын телим, – диде Әлфия Гомәровна.
«Татмедиа» АҖ «Менделеевск» МҮ филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова коллектив белән бергә Әлфия Когогинага үз адресларына карата җылы сүзләре һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу өстәл янында чәй эчү һәм формаль булмаган хәлдә сөйләшү белән дәвам итте.
Эшлекле очрашу барышында халык сайланучысы район җитәкчесе Радмир Беляев белән очрашты, ветераннар балында булды, актив белән аралашты, шулай ук Мәдәният сарае мәйданында Иске Яңа елны бәйрәм итүдә катнашты.
Ә. Когогина ихластан редакциянең иҗат коллективы белән фотога төште, яңа проектлар планлаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев