Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия паспорты – төп документ

Яшь менделеевлыларга тантаналы төстә РФ гражданины паспортын тапшыру традициягә әйләнде. Чираттагы шундый чара туган якны өйрәнү музеенда оештырылды. М.Григорьева Кичә "Иске шәһәр Менделеевск" исемле видеофильм караудан башланды. Алып баручылар - БИҮ бүлеге мөдире Гөлназ Стрелкова һәм үзәк шәкерте Карина Шамина шәхесне раслаучы төп документның гамәлгә кертелү тарихы белән кыскача таныштырдылар....

Яшь менделеевлыларга тантаналы төстә РФ гражданины паспортын тапшыру традициягә әйләнде. Чираттагы шундый чара туган якны өйрәнү музеенда оештырылды.
М.Григорьева
Кичә "Иске шәһәр Менделеевск" исемле видеофильм караудан башланды. Алып баручылар - БИҮ бүлеге мөдире Гөлназ Стрелкова һәм үзәк шәкерте Карина Шамина шәхесне раслаучы төп документның гамәлгә кертелү тарихы белән кыскача таныштырдылар.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов, чарага җыелганнарны сәламләп, паспорт алуның кеше тормышында мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте. Һәм ул Федераль миграция службасының территориаль бүлеге начальнигы Елена Алиева белән балигъ булган бер төркем менделеевлыларга төп документ тапшырды. Бу көнне 14 яше тулган биш кыз һәм сигез егет РФ паспортына ия булды. Районның беренче җитәкчесе белән истәлеккә фотога төшкәч, алар лаеклы гражданиннар, илгә файдалы шәхесләр булып үсәргә ант бирделәр.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова бу вакыйганың Татарстан Республикасында игълан ителгән Тарихи-мәдәни мирасны саклау елында узуының бигрәк тә әһәмиятле икәнлеген ассызыкладылар. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Альберт Федоров балаларга фатиха бирде. Җавап сүзен Тимур Тимергалиев әйтте.
Иҗат үзәгенең яшь артистлары Настя Месеева, Рамилә Гайнетдинова, Диана Гурьянова җыелганнарга музыкаль сәламнәрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга