Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсенең беренче киңәйтелгән конференциясе яңа форматта узды

Район башлыгы Валерий Чершинцев, «Россия пенсионерлар Союзы» гомумрәсәй иҗтимагый оешмасының ТР буенча региональ бүлекчәсе идарәсе рәисе Любовь Мишина, Россия Пенсия фонды район Клиентлык хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре чараның хөрмәтле кунаклары булдылар.

Өченче яшь университетында Унбер факультет гамәлдә. «Көмеш студентлар» шөгыльләргә теләп йөриләр, үзләренең күзаллауларын киңәйтәләр, белем багажын тирәнәйтәләр. БСМ сәхнәсендә укытучылар «зирәк студентлар белән» разминка үткәрделәр. Кызыклы дәресләрне караганнан соң В.Чершинцев инглиз теле факультетын сайлар идем, дип белдерде.

– Әгәр дә буш вакытым булса, инглиз теле дәресләренә йөрер идем, – диде Валерий Сергеевич, – безнең заманда туган телне генә түгел, үзара аралашыр өчен тагын берничә телне белергә кирәк.

Россия пенсионерлар союзы әгъзалары – актив сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар, кул эшләре осталары һәм артистлар.

Россия Пенсионерлары союзының җирле бүлекчәсе рәисе Лариса Кривилёва сүзләренчә, тиздән пенсионерлар арасыннан бию яратучыларның тагын бер клубы ачылачак, ул эстрада композицияләре юнәлешендә булачак. Лариса Рәфкатовна агымдагы елга планнар турында сөйләде, төрле яклап яклаулары һәм ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Ахырда активистлар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X